Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Лукойл” вице-президенты машина йөртүчесен гаепсез дип саный


Мәскәү эчке эшләр идарәсе башлыгы Владимир Колокольцев “Лукойл” вице-президенты Анатолий Барковның "Мерседес" машинасы белән икенче бер "Ситроен" машинаның бәрелешүендә Барковны йөртүче гаепле, дигән белдерүен кискен тәнкыйтьләп чыкты.

Февраль аенда Мәскәүнең Ленин проспектында булган машина казасы һәм үзенең үлемендә Барков белән бәрелешкән машинаның йөртүчесе Ольга Александрина гаепле, дип табылды. Әмма Русиянең машина йөртүчеләре федерациясе үтенече белән бу эшне кабат тикшергән ике белгеч казада “Лукойл” вице-президентының “Мерседес” машинасын йөртүче гаепле булган, дигән нәтиҗәгә килде.

Эчке эшләр идарәсе башлыгы Колокольцев рәсми тикшерүнең гадел булганын белдереп белгечләр тәнкыйтен кире какты.

Барков журналистларга үз машина йөртүчесенең гаебе юк, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG