Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һолландиядә мөселманнар ачуын чыгарган сәясәтче хөкем ителә


Һолландиядә мөселманнарга каршы нәфрәт тудыруда гаепләнгән Герт Вилдерс өстеннән мәхкәмә эше башлана. Бу гаепләү сәясәтчегә аның 17 минутлык “Фетнә” исемле фильмы һәм үзенең Коръәнне Һитлерның Mein Kampf китабына тиңләгән сүзләре өчен белдерелде.

Гаепле табылса Вилдерска бер елга кадәр төрмә яки 10 мең доллар акчалата җәза яный.

Соңгы сайлауда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән уңчыларның Иреклек фиркасе рәисе Герт Вилдерс хакимияттәге яңа коалиция белән хезмәттәшлек итә, әмма аңа керми.
XS
SM
MD
LG