Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:59

10 октябрьдә Татарстанда җирле канун чыгару оешмаларына сайлаулар үтәчәк. Казанда сәяси кампания сүлпән бара, ә менә Яшел Үзәндә оппозиция активлашып киткән.

Казан Думасына депутатлар сайлау шушы якшәмбедә үтәчәк. Бу атнада үгетләү кампаниясенең иң кызган чагы булырга тиеш. Әмма Адоратский урамы башында күпкатлы йортларда яшәүчеләр моны сизми. Алар намзәтләрнең берсе белән шушы көннәрдә генә таныша алды. “Бердәм Русия” фиркасе исеменнән баручы намзәтнең рәсеме ял көннәрендә игълан такталарына эленде. Бу сайлау бүлгесендә тагын дүрт фиркадән намзәтләр булса да, алар белән бу урамда яшәүчеләр әлегә таныш түгел.

Казанда бу сәяси сезонда дебатлар, киңкүләм таныту чаралары күренмәде. Бары тик хакимият фиркасе генә шәһәр буйлап рекламын элеп чыкты. Намзәтләрнең ышанычлы кешеләре ишекләргә шакымады, сайлаучыларны бу яки башка кешене сайларга өндәмәде, почта тартмалары да үгетләү кәгазьләре белән тулмады.

Казанда иң популяр мәгълүмат чаралары җитәкчеләре дә, элекке кампанияләр белән чагыштырганда, бу юлы сәяси рекламның юк дәрәҗәсендә булуын әйтә. “Яңа гасыр” радиосы эфирында “Бердәм Русия” һәм Коммунистлар фиркаләренең үгетләү язмалары гына әйләнде. Казанда иң популяр саналган “Эфир” телевидениесендә дә хакимият фиркасенең генә рекламы ара-тирә күренеп китә. Уң көчләрне вәкиллек итүче “Правое дело” фиркасе сәяси реклам кампаниясен үткәрергә әзерләнеп тора иде. Әмма аның фирка исемлеге рәсми теркәлү үтә алмады.

Акчасы бик булмаган намзәтләргә үзен күрсәтер өчен бердәнбер мөмкинлек -- канун нигезендә каралган бушлай реклам. Казанда муниципаль дип саналган ике генә газет калды. Шулай итеп, бушлай сәяси рекламны “Казанские ведомости” һәм “Шәһри Казан” гына бастырып килде. Әмма анда да газет битенең бер почмагы гына бүлеп бирелә, анысыннан да әле баш тартучылар бар. Түләүле рекламга тулы бер бит биреп булыр иде, әмма татарча газетта аны бастырырга теләүчеләр бик юк, ди “Шәһри Казан” газеты вәкилләре. Шулай итеп, бу газет укучылары сәяси спектр белән таныша алмый.

Бу юлы сайлауларга бәйле җәнҗаллар да чыкмады, мәхкәмәгә бирүләр, намзәтләрне сайлау көрәшеннән чыгарулар да булмады. Бер миллионнан артык кеше яшәгән Казанда сәяси кампаниянең сүлпәнлеге “Звезда Поволжья” газеты баш мөхәррире, сәяси күзәтүче Рәшит Әхмәтовны аптыратмый.
Рәшит Әхмәтов

“Сайлаулар юк, яхшы эшләүче машина гына бар. Бөтен нәрсә алдан килештерелгән. Минемчә, бер намзәт “Гадел Русия”дән үтәчәк, тагын бер кеше ЛДПРдан булачак, алар икесе дә Казан шәһәр идарәсеннән. Бу фиркаләр якынча 7% җыячак, коммунистлар 12-15 % чамасы урын алачак, алардан 4 кеше үтәр, дип уйлыйм”, диде Әхмәтов. Шулай итеп, хакимият фиркасе белән бергә, Казан Думасында дүрт фирка булачак, дип фаразлый сәяси күзәтүче.

Яшел Үзәндә оппозиция әүземрәк

Казанда сәяси сәхнәдә хакимият фиркасе генә күренсә, Яшел Үзәндә, киресенчә, берләшкән оппозиция активлык күрсәтә.

Анда хакимият белән килешмәүчеләр “Единство” дигән төркем оештырган. Алар сәяси кампаниягә күп акчалар салган, эшне алдан ук башлаган. Юлларны ремонтлаган, балалар мәйданчыкларын корып биргән. Халык аларны белә, шуңа хакимият вәкилләре дә монда көчсез икән, дип яза “Бизнесс-Онлайн” газеты.

100 мең кешелек Яшел Үзән шәһәрендә моңа кадәр дә оппозициянең җиңгәне бар иде. Үткән сайлауларда акчалар күп керткәч, хакимият белән каршылыкка киргән “майонез патшасы” Барышев та сайланды.

Сәяси күзәтүче Рәшит Әхмәтов фикеренчә, бу җирле сайлаулар шундый идарә ителә торган кампаниянең соңгысы булырга мөмкин. “Мәскәү башлыгы Лужков белән булган хәлдән соң, элиталарның эчтән таркалуы күренә, сәясәткә капитал ияләре килә башлагач, алар хакимият машинасына каршы тора алачак”, ди Әхмәтов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG