Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов: "Элекке хөкүмәт күпертү белән мавыккан"


Рөстәм Хәмитов
Рөстәм Хәмитов

3 октябрь көнне Башкортстанның БСТ телеканалында президент Рөстәм Хәмитов белән әңгәмә үткәрелде. Бу президент катнашында узган мондый чараларның икенчесе.

Хәбәрче сүзне бу вазыйфага билгеләнүгә кагылышлы сораулардан башлады. Сез бу билгеләнүне сөргенгә сөрелү кебек кабул итмәдегезме, дигән сорауга Хәмитов: “Мондый җаваплы эшкә сирәк кешеләр генә лаек була. Шуңа “әйе”, яки “юк” дип тормый, ничек бар, шулай кабул иттем”, диде.

Башкортча сөйләшүе бик авырдыр, тәҗрибәгез дә юк бит, дигәнгә: “Мин Себердә тудым. Өч яшь тулгач, Башкортстанга кайттык. Монда яшәгәндә мин бары тик башкортча гына сөйләштем. Алты яшемә кадәр мин урысча белми идем.

Урыс мәктәбен тәмамладым. Мәскәүдә яшәдем. Телдә кимчелекләрем бар. Ләкин башкортча укыйм, тыңлыйм, көнкүрештә җиңел аралаша алам. Кешеләр белән башкорт телендә аралашуда проблемнар юк”, дип җавап бирде.

Хәбәрче элекке президент Мортаза Рәхимовның киңәшче буларак алып барган эшчәнлеге белән дә кызыксынды. Рөстәм Хәмитов Рәхимовның киңәшче булмавын, андый вазыйфаның хәтта җәмәгатьчелек башлангычында да булмавын әйтте.

“Шулай да ул кайбер киңәшләрен бирде. Мортаза Гобәйдулла улы хакимиятнең ачык булуына, демократияләштерү, хәбәрдарлык чараларына ирек бирүгә каршы булуын әйтте. Телевидениенең яңа калыпка күчүенә дә риза түгел. Ләкин Мортаза Рәхимов буынының үз хакы, безнеке -- үз. Сөйләшү тыныч шартларда барды”, диде президент.

Рөстәм Хәмитов республика күрсәткечләренә кагылышлы кайбер саннарның "күпертелүе" турында да фикерләре белән бүлеште. Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгында уңыш күләме 10-20%ка арттырылып күрсәтелгән. Шулай ук төзелешкә кагылышлы саннар да дөреслеккә туры килми. Президент моны “яхшырак булып күренү өчен” эшләгәннәр дип аңлатты.
XS
SM
MD
LG