Accessibility links

Пакстанда Европада ялланган сугышчылар арта


Әфганстанга йөк ташучы НАТО машиналарына һөҗүмнәр артты
Әфганстанга йөк ташучы НАТО машиналарына һөҗүмнәр артты

Пакстан белән Әфганстан чик буенда АКШ һөҗүмендә үлгән сугышчылар Германия ватандашлары булган төрекләр икәне ачыкланды.

Көнбатыш мәгълүмат чаралары Әфганстан белән чик буенда булган хәрби чара вакытында АКШ һөҗүмендә 8 сугышчы һәлак булды, аларның кимендә бишесенең милләте – төрек, дип хәбәр итте.

Пакстанның күзләү хезмәте исә үтерелгәннәрнең дүртесе төрекмән милләтеннән, дип белдерде. Талибан чыганаклары һөҗүмдә үзенең җирле вәкилләренең үлгәнен җиткерде.

Каршылыклы хәбәрләр сүрәтендә дә сугышчылар ягында торган саен читтән ялланган кешеләрнең артуы күзәтелә.

“Германия чыгарма түгел, бу башка илләрдә дә була торгандыр. Күптән түгел Исламабад һәм Лаһор шәһәрләрендә Вәзиристан лагерьларында күнегүләр үткән дип саналган чыгышы белән Пакстаннан булган берничә яшь Британия ватандашы кулга алынган иде. Соңгы өч елда Германиядән сугышчылар китерү артты, чөнки соңгы 5 елда Әл-Каида милләтләре белән үзбәк яки төрек булган Германиядәге төркемнәр белән элемтәне арттырды”, диде New York Times басмасының Германиядәне хәбәрчесе Суад Мәхәннәт.

Пакстан белән Әфганстан чигендә сугышчыларга каршы көрәшергә Исламабадка Вашингтон ярдәм итә.

Узган атнадан Хибер чик буе ноктасы НАТО көчләре өчен ябык. Пакстан рәсмиләре чик буен НАТОның һөҗүмендә өч Пакстан хәрбиенең һәлак булганыннан соң япты.

Пакстаннан Әфганстанга НАТО көчләре өчен ягулык һәм башка кирәк-яраклар алып барган машиналарны сугышчылар утка тота.

Дүшәмбе көнне Талибан көчләре НАТОның 60 йөк машинасына һөҗүм иткәннәрен белдерде.
XS
SM
MD
LG