Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстан мөфтие сайлау алдыннан халыкны сатылмаска чакырды


Якшәмбе 10 октябрь Русиядә үтәчәк җирле сайлаулар алдыннан Дагыстан мөфтие Әхмәд хаҗи Абдулаев намзәтләр, халык һәм дин әһелләренә мөрәҗәгать итте.

Намзәтләрне мөфти ялган сөйләмәскә, тормышка ашмаслык буш вәгъдәләр бирмәскә, акчаларны сайлаучыларның тавышларын сатып алуга түгел, ә мохтаҗларга бирергә чакырды.

Намзәтләр көндәшләренә каршы начар сөйләмәсен, җиңүгә гадел юл белән барсын иде, диде мөфти.

Сайлаучыларга исә хәзрәт сатылмаска, дөнья белән сәясәтчеләрнең түгел, ә Аллаһ идарә итүен онытмаска кушты.

Дин әһелләрен Дагыстан мөфтие сайлауалды чараларына катнашмаска чакырды.

"Мәчетләрдә вәгазь укыганда бер намзәтне дә якламаска, халыкны бары тик аек акыл һәм сабырлыкка чакырырга кирәк", диде Әхмәд хаҗи Абдулаев.

Бу мөселман дин әһеленең сайлау алдыннан ясаган беренче шундый белдерүе.
XS
SM
MD
LG