Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп 2010: Машинадагы өндәмә дә бердәмлеккә чакыра


Тәлгать Әхмәдишин машинасы
Тәлгать Әхмәдишин машинасы

Чаллыдагы милли хәрәкәт вәкиле Тәлгать Әхмәдишин җанисәп алдыннан яңа чара үткәрә. Ул машинасының арткы тәрәзәсенә татарларны бердәм булырга, татар булып язылырга чакырган өндәмә урнаштырган. Алдагы көннәрдә Тәлгать әфәнде Татарстан районнарына да чыгарга җыена.

Быелгы җанисәп алдыннан хакимият тарафыннан әлләни зур гамәлләр күренми. Хакимият җирле сайлаулар белән мәшгуль, бар көчләрен депутат булуга, “Бердәм Русия” фиркасен мактауга юнәлтә.

Халык санын исәпкә алу чарасы күбрәк милли хәрәкәт вәкилләрен борчый кебек. Тәлгать Әхмәдишинның үз машинасы тәрәзәсенә татарларны бердәмлеккә чакырган язма элүе шуңа бер дәлил. Мондый гамәлгә Әхмәдишинны нәрсә этәргән, бу фикер ничек туган?

“Безгә җирле матбугатта үз фикеребезне әйтү мөмкинлеге юк. Без хәзер кабаттан 90нчы еллардагы көрәш юлында. Машинама менә шушы язуны элеп, татар халкын уятырга, аның хокукларын торгызырга теләдем. Җанисәп моңа бер форсат та тудырды. Татарны йөз милләткә бүләргә телиләр. Бу безне борчый һәм чара күрү юлларын эзлибез.

Тәлгать Әхмәдишин (с) белән Фаик Таҗиев (у)

Хакимият әлегә җанисәпкә битараф, сайлау белән кайнашалар. Минем машинадагы язуның җанисәпкә файдасы булыр дип уйлыйм. Менә бүген Чаллы буйлап йөрдем. Әлегә сүз әйтүче юк, әмма хуплаучылар күп. Шушы өндәмә белән 25 октябрьгә кадәр йөрергә исәплим”, ди Тәлгать Әхмәдишин.

Татар халкының Милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев бу чарадан хәбәрдар:

“Тәлгать әфәнде гамәленә мөнәсәбәтем уңай. Кулыбыздан килгән барлык эшне башкарырга тиешбез. Нәтиҗәсе соңрак күренер. Мондый өндәмәне татар яшәгән барлык төбәкләрдә күрәсем килә. Бу гамәл татарны берләштерүгә юнәлтелгән”, диде ул.
XS
SM
MD
LG