Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лужков декан булды, Мәхмүтова колониядә кала


Лужков киткәч, Мәскәүгә үзгәрешләр кертмәкчеләр. Тиздән ул шундый булырга тиеш.
Лужков киткәч, Мәскәүгә үзгәрешләр кертмәкчеләр. Тиздән ул шундый булырга тиеш.

Ресин Мәскәү хөкүмәтен Лужков кешеләреннән “чистартуын” дәвам итә. Яңа кешеләр килгәч, төрмәгә утыртылган журналист Айгөл Мәхмүтованың язмышында үзгәрешләр булырмы? Айгөл хәзер колония-касабага озатылган.

Лужковка якын кешеләрне урыннарыннан алу, беренче чиратта, федераль үзәкнең йөкләмәсе булырга мөмкин. Яңа мэр билгеләнгәнче, урыннарны “чистартып” кую максаты истә тотыла кебек. Шул ук вакытта мэр вазыйфаларын башкаручы Владимир Ресин премьер-министр Владимир Путин белән очрашканнан соң, кинәт кенә мэр намзәтләре исемлегенә кертелде, шул ук вакытта “Бердәм Русия” фиркасенә кабул ителде.

Ресин тарафыннан эштән җибәрелгән кешеләрнең соңгысы - Мәскәүнең Төньяк бүлгесе җитәкчесе Олег Митволь. Мэр вазыйфаларын башкаручы, бу гамәлен “халык арасында Митвольнең эшләү алымнары яклау тапмады”, дип аңлатты.

Митвольнең китүенә, беренче чиратта, Кремль тарафлы “Наши” хәрәкәте сөенде. Түрә аларны балалар бакчасыннан куып чыгаргач, “Наши”лар аңа каршы төрле кырын гамәлләр оештырган иде. Аерым алганда, алар, Төньяк бүлеге кибетендә куллану вакыты чыккан әйберләр сатыла, дип каршылык чарасы уздырды, Митвольнең ярымшәрә плакатларын элеп куйды, шулай ук аның машинасы каршы юлга чыга дигән хәбәр таратты.

Митволь исә, бу оешманы дәүләт бюджетыннан финанслауны туктатырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты һәм аларга каршы прокуратурага мөрәҗәгать итте.

Әлбәттә, “Наши” хәрәкәтенә аяк чалучыларны Кремльдә үз итүләре икеле. Моннан тыш, Митволь - су саклау зонасында коттеджлар төзүгә дә, табигатьне саклау урыннарындагы башка хокук бозуларга да каршы чыккан шәхес.

Шулай да Митволнең эшеннән алынуы моның белән генә бәйле түгелдер, мөгаен: Лужков кешеләреннән арыну аңа кадәр дә булды һәм тагын да булачак.

Фиркаләр арасындагы тарткалаштан татар кызы зыян күрде

Мәскәү думасына сайлауларны хәрәмләшүләрдә гаепләп килгән “Гадел Русия” фиркасе өчен дә юл ачылды. Алар, бу сайлауны дөрес үтмәде дип тануны сорап, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Әгәр аларның шикаятьләре хупланса, инде Мәскәү думасы эшчәнлеге канунсыз булып саналачак.

Аңлашыла ки, Лужков “Бердәм Русия” фиркасе оештыручыларның берсе иде һәм аның җитәкчелегендә торды. Шуңа “Гадел Русия”нең Лужков һәм аның командасына каршы хәрәкәтен аңларга була кебек.

Тумышы белән Башкортстаннан булган журналист Айгөл Мәхмүтова да әлеге ике фирка арасындагы тарткалаш “корбаны” булуы ихтимал. Хәзер кыз - колониядә. Дөресрәге, аны берничә ай элек төрмәдән колония-касабага күчергәннәр.

Шунысын әйтергә кирәк, Владимир өлкәсенең Кальчугинодагы колониягә хәтле - өч сәгатьлек юл, алай да Айгөлнең башка тоткыннар белән бергә, эссе июль аендагы “сәфәре” тәүлек буена сузылган.

“Мөгаен мине я үтерергә, я туберкулез белән чирләтергә, яки инде үз-үземә кул салуымны теләгәннәрдер”, диде ул “Новая газета”га.

“Азатлык” элегрәк язганча, Айгөлгә карата ике җинаять эше ачылган иде. Төрле ишекләрне шаку, югары түрәләргә хатлар язу нәтиҗәсендә, җинаять эшенең берсе ябылды һәм журналист кыз колониягә күчерелде. Ә бит Мәскәүгә килгәндә 20 яше дә тулмаган Айгөл мондый хәлгә калачагын башына да китермәгәндер.

Айгөл Мәхмүтова туган ягыннан килгәч, трактор төзү училищесына укырга керә (хәзер университет) һәм апасында яши башлый. Кузьминки районында “Бердәм Русия”нең яшьләр бүлегенә кереп китә. Хәтта сайлауалды чараларында катнашып, “Бердәм Русия”не сайлау нисбәтеннән үз бүлгесен өченче урынга чыгара. Ләкин бүләкләрне инде “Бердәм Русия”дән түгел, ә “Гадел Русия” фиркасеннән ала. Әмма яшь кыз өчен моның әлләни әһәмияте булмый. Чөнки ул үзен Русия өчен кирәкле эш белән мәшгуль, ягъни файда китерәм, дип саный.

Аның фирка эшләренә кереп китүе җирле шура депутаты Андрей Черняков белән дә бәйле. Өч ел элек кенә үзе дә Нефтеюганскидан килгән бу кеше, башта алкоголь бренды белән шөгыльләнә, ә аннары ниндидер бизнес тотып, Кузьминкида “Бердәм Русия” фиркасе өчен социаль кибет, ял көнне эшли торган базар һәм әбиләргә бушка таратыла торган “Судьба Кузьминок” газетын булдыра. Айгөл нәкъ шул газетның баш мөхәррире итеп билгеләнә дә инде.

Ләкин моннан өч ел элек Черняков ниндидер сәбәптән район җитәкчесе белән уртак телгә килә алмыйча, “Бердәм Русия”дән “Гадел Русия”гә күчә. Һәм үзенең мөхәррире белән бергә басмасын да шунда алып китә. Иске эше белән яңасы арасындагы аерманы яшь журналист сизми дә кала кебек.

Айгөлне кулландылар

Шул ук вакытта Черняков аны эчке эшләр идарәсенең ике офицеры белән таныштыра. Һәм алар аңа журналист тикшерүләре нигезендә, канунсыз машина кую урыннары һәм гаражлар турында мәгълүмат биреп баруны тәкъдим итәләр.

Айгөл район җитәкчеләре белән чүп-чар җыю өчен җаваплы кеше һәм халык мәнфәгатьләрен яклаучы журналист буларак очраша. Үзенең үҗәтлеге аркасында ул машина кую урыннары өчен җир бүлү, аларны төзү һәм аларны район җитәкчелеге ярдәмендә бер көнлек ширкәтләр аркылы сату турында күп әйбер белүгә, документлар алуга ирешә.

Әлеге мәгълүматларның бер өлеше газетта басыла һәм эчке эшләр идарәсенә җибәрелә. Нәтиҗәдә Мәскәүнең берничә районында 50 канунсыз машина кую урыннары барлыгы ачыкланып, төрле тикшерүләр узса да, беркем дә җинаять эше ачарга ашыкмый һәм ачмый да.

Шул ук вакытта район җитәкчелеге монда Айгөлнең “кулы уйнаганын” аңлагач, тиз арада аңа каршы чаралар күрә. Һәм төрле ялган юллар белән кызга карата ике җинаять эше ачып, 5,5 елга төрмәгә утыртып куюга ирешә.

Менә шунда гына инде Айгөл “Гадел Русия” белән “Бердәм Русия” фиркаләренең аермасын сизеп ала. Чөнки аңа яклау вәгъдә итсә дә, “Гадел Русия” аны коткарып кала алмый. Беренче тапкыр аны вакытлыча утыртылган изолятордан чыгаруга ирешәләр, әмма икенче тапкыр инде бу мөмкин булмый.

Ләкин шул ук вакытта “Гадел Русия” фиркасенең Думадагы вәкиле Николай Левичев ярдәмендә Мәхмүтованың шикаяте ике тапкыр президентка тапшырыла, шулай ук бу хәл турында премьер да белә. Әмма Мәскәү мәхкәмәсе журналистны чыгарырга ашыкмый. Хәтта вакытыннан алда азат итү турында мөрәҗәгать тә канәгатьләндерелми. Чөнки зур түрәләр һәм “зур акчалар” белән бәйле машина кую урыннары турында күп кенә яңа мәгълүмат ачыкланырга мөмкин. Шуңа Айгөлнең ераграк булуы отышлырак.

Инде хәзер Лужков киткәч, Мәхмүтованың язмышы үзгәрмәсме дигән фикер туа. Әмма Айгөлнең адвокаты моңа шик белдерә. Аның сүзләренчә, монда сүз хокук саклау оешмаларындагы коррупция, мәхкәмәнең битарафлыгы турында бара. Һәм ниндидер үзгәреш булачагы икеле.
XS
SM
MD
LG