Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:14

Казан егете Артем Семенов җинаятьчел төркем кысаларында АКШта 70 миллион доллар урлауда шикләнелә. Хәзер аны бар дөнья буйлап эзлиләр.

Үткән елның җәендә Артем Семенов, Казандагы башка бик күп студентлар кебек, акча эшләү хыялы белән, берничә айга Америкага китә. Аның кебек яшьләр гадәттә савыт-саба юучы, буяучы, ресторанда, кунакханәләрдә хезмәт күрсәтүчеләр булып эшли. Студентлар шул рәвешле акча казана, инглиз телен өйрәнә, Америка буйлап сәяхәт итә. Вакытлыча килеп, илдә канунсыз рәвештә качып калучылар да бар.

Америкада чакта Артем интернет аша үзе кебек үк читтән килгән кешеләр белән таныша. Алар аңа җиңел генә акча эшләп алырга тәкъдим итә. Артем ризалаша. Ул бик авыр хәлдә яши, акчага мохтаҗ була, дип яза аның турында мәгълүмат чаралары.

Федераль тикшерү бюросы (ФБР) мәгълүматларына караганда, яңа танышлары Казан егетенә 6 ялган шәхес таныклыгы бирә. Ул шушы документлар белән төрле банкларда хисаплар ачарга тиеш була.

Килешү нигезендә аңа, анда килгән акчаны яңа танышларына тапшырып, 10% үзенә калдырырга рөхсәт ителә. Барлыгы аның хисапларына 70 мең доллар күчерелергә тиеш булган, әмма ул аларның 28 меңен генә ала алган.

Артем якынча 40 кеше кергән челтәрнең бер буыны гына булган. Бу төркем интернет аша вируслар тарату, аның аша аерым кешеләр һәм оешмаларның компьютерлары аша хисап саннары, яшерен сүзләр, кодларны урлау белән шөгыльләнгән.

“Хакер”лар “корбан”нары исеменнән банктагы хисапларына кереп, андагы акчаларны “ишәк”ләргә күчереп барган. Артем акчаларны алучы шундый “ишәк”ләрнең берсе булган. Алай гына да түгел, ул бу эшкә тагын берничә студентны җәлеп иткән, аларны да шул рәвешле акча эшләргә өйрәткән.

Артем Семенов 2009 елның декабрендә Нью-Йорктагы "Америка банкы"ның Манхеттен бүлегендә ялган исемгә хисап ачканда кулга алына.

Соңыннан полиция аны иреккә чыгара. Әмма ул мәхкәмәгә килми. Нәтиҗәдә ФБР аны дөнья буйлап эзли башлый.

Казанда да Артемны инде күптән күргәннәре юк. Ул үзе укыган Казан технология университетында 3 сессия имтиханнарын тапшырмаган һәм ул аш-су инженерлары факультетының 4нче курсыннан чыгарылган.

Үткән елның кышыннан бирле Артемны бөтен дөнья буйлап эзлиләр, аның белән бергә җинаятьчел төркемдә булган башка кешеләр дә эзләүдә.

Федераль тикшерү бюросының интернет сәхифәсе хәбәр иткәнчә, бу эштә унлап кеше тоткарланган. Русиянең АКШтагы илчелеге мәгълүматләренә караганда, кулга алынучылар исемлегендә Русиядән 6 студент, шулар арасында Омскидан Сабина Рафикова һәм Альмира Рахматуллина да бар.

Федераль тикшерү бюросы хәбәр итүенчә, банклар аша акча күчерүләр хакимиятнең игътибарын 2009 елның маенда җәлеп итә башлаган. Тикшерү АКШ, Британия, Украина һәм Һолландиядәге партнерлар белән бергәлектә барды, дип хәбәр итә Федераль бюро сәхифәсе.

XS
SM
MD
LG