Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анна Политковская үлемен тикшерү 2011 елга кадәр дәвам итәчәк


Русиянең тикшерү комитеты журналист Анна Политковская үлемен тикшерүне 2011 елның февраленә кадәр озайту карарын кабул итте.

Бүген комитет үлемгә катнашы булуда шикләнелгән Русиядән читтә булган кешеләрне эзләвен белдерде. Политковскаяны үтерүдә гаепләнгән Рөстәм Мәхмүдовны халыкара полиция эзли.

Журналистны аның эше өчен үтергәннәр, дип фаразлана.

Русиядә кеше хокукларын яклаучылар һәм журналистлар Политковская үлеменең тикшерелмәвенә ачу белдерә. Алар тикшерү махсус озакка сузыла, дип саный.

7 октябрьдә Анна Политковская үлеменә 4 ел тула.
XS
SM
MD
LG