Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:18

Универсиада авылының тулай торакларында беренче курс студентлары сентябрь башыннан ук яши. Әле бер ай гына үтүгә карамастан, инде 7 кеше куылган. Студентларны тулай торакка кергәндә-чыкканда да тикшереп, яшәү рәвешләрен карап торалар икән. Бу шартлар турында беренче курс студентлары уңай да, тискәре фикерләр дә әйтә.

Тулай торакка беренче тапкыр кергәч тә, әле генә авылдан килгән студентларының күзе камаша – Универсиада авылындагы йорт алар өчен җәннәткә тиң кебек тоела.

“Мин әлеге тулай торакта яшәвем белән бик бәхетле. Чөнки әдәби әсәрләрдән укып, тулай торакны тараканнар, җимерек шкафлар, ватык караватлар дип күз алдына китерә идем. Ә монда килеп эләккәч, үземне җәннәттә кебек хис иттем. Минемчә, бездә уңай яклар күбрәк. Чөнки, беренчедән, түләү бик арзан – аена 55 сум, икенчедән, уңайлы шартлар, барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Кешеләр әйтүенчә, безнең тулай торак 3 йолдызлы кунакханәгә тиң”, дип сөйли Фәнзилә Мостафина.

Тулай торакка керер өчен биредә яшәүче студентлар әллә ничә кат тикшерү аша үтә икән. Башта сакчыларга студент таныклыгы һәм керү документын күрсәтеп үтәләр, тулай торакның беренче катында утыручы секьюрити (вахтерлар монда шулай атала) документларны кабат тикшерә, исем-фамилияне сорап, кул куйдырып, бүлмә ачкычын кулга бирә. Ә киткәндә ул ачкычны шушы ук рәвешле имзалар куеп, тапшырып калдырасы.

Бүлмәгә лифт белән яки баскычтан менәргә була. Биредә ике яки өч кешелек бүлмәләр бар. Һәрберсендә аерым душ. Ә аш бүлмәсе – өч бүлмәгә бер. Анда электр плитәсе урнашкан, өстәл, урындыклар, кечкенә генә суыткыч һәм савыт-саба җиһазы да куелган.

Шунда да зарланучылар бар – суыткычны бүлешә алмыйлар икән. Проблемны үз суыткычыңны алып килеп хәл итәргә дә мөмкин булыр иде, әмма кертергә рөхсәт ителми.

“Аш бүлмәсендә генә ашарга ярый, бүлмәдә ашау санитария таләпләренә туры килми диләр”, дип сөйли студентлар.


Бер рәхәтнең ун михнәте

Универсиада авылындагы тулай торакта яшәү шартлары яхшы булса да, кагыйдәләр бик кырыс. Бәлки шартлар яхшы булганга, кагыйдәләр кырыс, дип әйтү дә дөресрәк булыр. 10 пункттан торган тыюлар исемлеген студентлар инде ятлап та өлгергән.

“Бөтен җиргә 10 пункттан торган кагыйдәләр исемлеге эленгән, анда эчәргә, тартырга, йорт хайваннары асрарга, кичке сәгать уннан соң шауларга, музыка тыңларга, җиһазларны ватарга һәм сүтәргә ярамый, диелгән. Ачкычны алыштырырга, наркотиклар кулланырга, сугышырга, сүгенергә дә ярамый. Кагыйдәләрне бозсаң, кызыл белән язып куелган – тулай торактан чыгарылу яный”, дип сөйли студент кыз Динә.

Һәр бүлмәгә радиоалгыч урнаштырылган, аннан барлык хәбәрләр әйтелеп, җыелышларга чакырулар яңгырап тора икән.

Тулай торакка чит кеше кертергә, үзеңә дә башка подъездда яшәүче дустың янына барырга мөмкин түгел. Кичке сәгать унбердән соң ишекләр бикләнә һәм коридорларда да йөрергә ярамый. Соңгы тыю исә студентларга бигрәк тә авыр бирелә. Фәнзилә Мостафина әлеге мәсьәләгә бик сак караулары турында сөйли.

“Студентның тормышы төнлә генә башлана, ә безгә андый мөмкинлек, кызганычка каршы, юк. Әгәр 11дән соң сине коридорда тотсалар, аңлатма язарга туры килә. Аңлатмалар 3кә җыелса, куып чыгарачаклар дип куркытып куйдылар, шуңа күрә әлеге мәсьәләгә бик сак карыйбыз”, ди Мостафина.

Әлеге таләпләрне күпләр артык кырыс дип саный. Биредә яшәүче бер студент кыз аларның кайда йөрүенә кадәр контрольдә булуы турында әйтте.

“Һәр катта кураторлар бар, алар көн саен бүлмәләрне тикшереп чыга – ничә кеше бар, бөтенесе дә бүген кунамы, диләр. Кая барачаклар, кайчан кайтачаклар – бөтенесе дә контрольдә. Бүлмәдә кунмасаң, секьюритиларга язылган гаризаң булырга тиеш”, ди ул.

Укырга ничек барырга?

Тулай торактан университетка бару проблемы турында инде җәй көне үк сүз кузгатылды. Әлегә мәсьәлә ачык кала бирә.

Студентлар бер ай дәвамында укырга бару ысулларының уңышлысын сайлап өлгергән инде. Автобусның бөкеләрдә утыруы белән озаграк вакыт китә, метро белән җайлырак икән. Шулай да бер сәгать алдан чыгарга туры килә. Студент кыз Алинә шуларны сөйләде:

“Иртә белән бер сәгать алдан чыгып китәбез, чөнки метрога кадәр 25 минут юл барасы, метрода 10-15 минут үтсә, килеп җиткәч тагын 15 минут университетка менәргә кирәк. Автобус белән бер барган идек, соңга калдык. Метрода барырга уңайлырак”, ди Алинә.

Беренче тапкыр укырга баруның да искә алып сөйләрлеге булган. Студент кыз Динә шул турыда искә төшерде:

“Укырга барырга кирәк, ә яңа урыннарга әле ияләнмәгән идек. Метро белән барырга булдык. Кешеләрдән сорый-сорый киттек, очраган һәркем тагын егерме минуттан барып җитәсез, ди. Барабыз-барабыз да, тагын сорыйбыз – тагын 20 минуттан барып җитәсез, диләр. Шулай итеп без, “Җиңү проспекты” тукталышын узып, “Таулыклар”га кадәр бер тукталыш җәяү барганбыз булып чыкты”, дип сөйли Динә.

7 кеше куылган

Универсиада биналарын, йортларын төзү әле дә дәвам итә. Ә студентлар яшәүче тулай торакны 2013 елга кадәр төзек хәлдә сакларга кирәк. Шуңа күрә, мондагы тәртипне саклау – беренче урында. Сакчылар да катгый тикшерә икән – студентлар сүзенә караганда, кергәндә паспортның пичәтенә кадәр карыйлар, ди. Линар Закиров моны, мәсәлән, теракт куркынычыннан да саклау буларак яхшы гамәл, дип саный.

“Аңлыйсың: монда чит кешеләр керми, терактлардан 99% сакланган”, ди Закиров.

Студент егет беренче соклану хисләренең әкренләп үзгәрүе турында да әйтте.

“Башта килеп кергәч тә, “о, супер!” дидек, безне “шишка” балалары кебек кабул иттеләр. Ләкин тора-бара аңлашылды: безне, ахрысы, тәҗрибә куяннары буларак кулланалар. Спортчыларны керткәнче, яңа йортларны сынап карарга кирәк бит инде, без шул сынау объектлары булдык”, ди Линар.

Тулай торакның үзен генә түгел, җиһазларын да яхшы саклыйлар. Кечкенә генә зыян китерүче, кагыйдә бозучы булса да, куалар икән. Инде тулай торактан 7 кеше куылган. Шуларның алтысы – Казан дәүләт университеты, берсе – гуманитар университет студенты. Сәбәпләре – спиртлы эчемлек куллану, тәмәке тарту, җиһазларга зыян китерү. Берсе үтүген ялгыш кызган килеш урындыкка куеп калдырган.

Гомумән әйткәндә, Универсиада тулай торагында яшәүче студентлар өчен яхшы шартлар булдырылган. Укыр-язар өчен һәм университет-тулай торак режимы белән яшәүчеләргә мөмкинлекләр менә дигән. Әле генә мәктәптән чыккан балаларга контроль дә яхшы, тәртипкә өйрәнергә дә була.

Шулай да биредә яшәп актив тормыш алып бару мөмкин түгел. Чөнки, мәсәлән, спектакль карарга гына барган кеше дә тулай торакка 11гә кадәр үк кайтып җитә алмый. Бер сүз белән әйткәндә, яңа тулай торак студентлар өчен барлык уңайлы шартлар булдырылган сак астындагы урынга тиң.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG