Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ: Русия көрд сугышчыларына корал сата


Төркиядә игълан ителгән хисапка караганда, көрд гыйсьянчыларының эшчеләр партиясе сугышчыларыннан алынган коралның зур өлеше Русиядә җитештерелгән. Әлеге хисап кичә Төркия басмаларында дөнья күрде.

“Zaman” басмасы язуынча, хисап өчен мәгълүматны АКШ күзләү хезмәтләре биргән.

“Zaman” якын арада Әнкараның Мәскәүгә “көрд сугышчыларына хәрби һәм финанс ярдәмне туктатуны сорап” мөрәҗәгать итәчәген фаразлый.
XS
SM
MD
LG