Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:53

Казанда мәдәни мирасны саклау өлкәсендә санлы (digital) технологияләр куллануга багышланган халыкара форум башланды.

Мәдәни мирасны саклау өлкәсендә канунилыкны күзәтү федераль хезмәте башлыгы Александр Кибовский сүзләренчә, тарихи һәм мәдәни корылмаларны төзекләндергәндә санлы технологияләр куллану финанс яктан да күп акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Төзекләндерүгә керешкәнче, башкарасы эшләрне проектларга кирәк икән, ә бу эш иң озакка сузылганы һәм шул ук вакытта иң кыйммәтлесе.

“Лазер технологияләрен, сканлауны (сканерлау) куллану төгәл нәтиҗәләрне бик тиз алырга мөмкинлек бирәчәк. Сканлауның кайбер төрләре белән без штукатурка астына да кереп карый алабыз. Проблемлы урыннарны алдан ук күрәбез”, ди Кибовский.

Әлегә кадәр Русиянең күп урыннарында, һәйкәлләрне торгызган вакытта нигезе ничек саклануны ачыклау һәм ныклыгын тикшерү өчен, башта казып карыйлар. Шулай ук юл салганда ниндидер курганга барып төртелергә мөмкиннәр. Ә канунга күрә, бу курганны археологлар тишкергәнче һәм аның тарихи кыйммәте ачыкланганчы, юл салу дәвам ителергә тиеш түгел. Юлчылар тизрәк эшне бетерү максаты куйса, археологлар килеп тикшергәч, мәдәни кыйммәтен ачыклау өчен борчыла. Икенчесе күп вакытны ала.

Алдан ук санлы технологияләр кулланылган булса, әлеге юлны, бәлки, башка урыннан үтә торган итеп проектлаган булырлар, һәм күп акчалар янда калыр иде.

ЗD – бинаның тарихын ача

Русия әле яңача технологияләргә кереп кенә килә. Кибовский сүзләренчә, Европадагы күп илләр инде тарихны бөтен дөреслеге белән күз алдына китерү өчен яңа адым ясаган -- ЗD технологиясен куллана башлаган.

“Һәр янкорма тиккә генә барлыкка килмәгән. Үз тарихи сәбәпләре бар. Бүген башка бер ысул да барлыкка килә. Без бинаны ничек бар, шулай саклыйбыз, әмма тарихи архитектурасын күрсәтү өчен 3D моделен ясыйбыз. Билгеле бер чиркәүнең һәм утарның ничек төзелгәнен күрсәтәбез”, ди Кибовский.

Болгар белән Зөядә эшләр тизләнәчәк

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева сүзләренчә, яңа технологияләрне киң куллану Болгар белән Зөядә башланган эшләрне дә күпкә тизләтәчәк.

Зилә Вәлиева чыгыш ясый
“Безнең проектка туры китереп, Болгарда һәм Зөя утравында яңача мөмкинлекләрне файдалану -- тәҗрибә туплау да булып торачак. Бүген башланган ул проектлар 3 ел эчендә күренсен өчен, зур күләмдә тиз эшләргә кирәк. Заманча санлы технологияләрне, геомәгълүмат системын кулланмыйча ерып китеп булмаячак. Әлеге конференциянең Казанда булуына без бик шат. Чөнки безнең өчен тәҗрибә туплау да, кайбер сорауларга җавап табу да булачак”, диде Вәлиева.

Әлеге чара вакытында мәдәният министры Болгарда һәр аяк баскан җирдә ниндидер истәлекле урын, я булмаса экспонат ятарга мөмкин, диде. Шулай ук виртуал музей проекты белән дә таныштырды.

Тәҗрибә бөтенләй юк түгел


Татарстан, мәдәният министры сүзләренчә, санлы технологияләргә үз адымын ясаган инде. Милли музей үзенең бөтен байлыгын “саннарга” күчергән. Хәтта саклагычларда булган хәзинәләрне дә карау мөмкинлеге бар.

Тарих институтының археология үзәге җитәкчесе Айрат Ситдыйков сүзләренчә, Болгарда җир астында калган һәйкәлләрне иярченнәр аша эзләгәннәр, геофизика ысулларын да эшкә җиккәннәр. Әлеге ысуллар Казан Кирмәнендә дә кулланылган.

6 октябрьдән 8нә кадәр дәвам итәчәк халыкара форумда катнашучы галимнәр, архитектура һәйкәлләрен саклаганда санлы технологияләрне куллану турында чыгышлар ясаячак. Болгар һәм Зөядә дә булачаклар.

Әлеге форум кысаларында Рим шәһәренең төзекләндерү үзәге белән ЮНЕСКОның Идел буе кафедрасы арасында “Төзекләндергәндә яңа ысуллар куллануда хезмәттәшлек” меморандумы да имзаланачак.

Форумда Русиядән, элекке Советлар Берлегенә кергән илләрдән һәм Греция, Италия, Франция, Һолландиядән дә галимнәр катнаша.

XS
SM
MD
LG