Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:44

Әфганстан һәм Пакстан рәсмиләре сугышны туктату юллары турында сөйләшер өчен Кабулның затлы кунакханәсендә Талибан вәкилләре белән очрашты.

Бу сөйләшәүләрне Әфганстан хөкүмәте вәкилләре, депутатлар, хөкүмәттән бәйсез оешмалар, Талибанның элекке вәкилләре һәм элекке мөҗәһетдин башлыклары кергән Әфган тынычлык шурасы һәм Пакстан хөкүмәте оештырды.

АКШның “Washington Post” басмасы Кабулда “яшерен сөйләшүләр” башланды, дип язып чыкты. Башка бу хакта мәгълүмат бирелмәде.

Бары тик Пакстанның төньяк-көнбатышында АКШ һөҗүмнәренә дучар булган Һаккани төркеме сугышчыларыннан сөйләшүләрдә бер вәкил дә юк, дип язылды.

“Әфганстан халкы сугыштан арыган һәм бу сөйләшүләргә Пакстан да катнаша, чөнки Талибанның нигезләре Пакстанда. Талибанга Пакстан үз йогынтысын ясый ала. Минемчә, Пакстанның бу низагны чишүдән башка юлы юк”, диде Әфган тынычлык шурасы әгъзасы Хәмид Мөбәрәз.

АКШ рәсмиләре Талибан җитәкчеләре белән очрашып сөйләшү мөмкинлеге хәзер генә туды, дип саный. Алай да Талибанны әфган җәмгыятенә кайтарырга әле иртә, ди белгечләр.

Башта халыкара тынычлык саклау көчләре һәм әфган гаскәрләре илдә иминлек урнаштырырга тиеш.

Соңгы көннәрдә Пакстаннан Әфганстанга НАТО көчләре өчен ягулык һәм башка кирәк-яраклар алып барган машиналарга һөҗүмнәр артты.

Дүшәмбе көнне Талибан көчләре НАТОның 60 йөк машинасына һөҗүм иткәнен белдерде.


[Видео: Пакстанда НАТО кәрванына һөҗүм ясалды]

Бүген иртән Пакстанның Кветта шәһәре янында Әфганстанга йөк белән барган машиналар утка тотылды. Аның өчен дә җаваплылыкны үз өстенә Талибан алды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG