Accessibility links

Удмуртиядә V ватандашлар форумы узды


Ижауда «Җәмгыять-эшмәкәрлек-хакимият» дип аталган V ватандашлар форумы булып узды. Форумда сивил җәмгыять төзү мәсьәләсе каралды. Җәмгыять оешмалары, эшмәкәрлек вәкилләре һәм хакимият арасындагы багланышларны үстерү юллары эзләнде.

Соңгы елларда сивил җәмгыять булдыру турында күп сөйлиләр. Русия халкы күбрәк иреклек һәм үзенең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен башка мөмкинлекләр алган очракта, аларда җаваплылык та артыр иде, дип санала.

Кешеләргә сәяси һәм юридик тәрбия бирү, аларның социаль мәдәниятен үстерү милләтара диалог булдыруда мөһим роль уйный, сивил җәмгыять булдыру да шул максатны тормышка ашыруда мөһим урын алып тора.

«Әгәр дә без иҗтимагый оешмалар белән актив рәвештә хезмәттәшлек итсәк, республика икътисадында да, социаль өлкәдә дә нәтиҗәләр югарырак булыр иде», дип әйтеп үткән иде Удмуртия президенты Александр Волков 2009 елга йомгаклау чыгышында.

Сивил җәмгыять булдыру өчен нәрсә эшләнә?

Моны тормышка ашыру юнәлешендә Удмуртиядә берничә канун кабул ителде, төрле оешмалар барлыкка килде (республикада алар саны 1939). Шулар арасында Җәмәгать пулаты, яшьләр парламенты, башка оешмалар хасил булды. Алар республика хакимияте белән уртак тел табып, эш алып барырга омтыла. Моңа бәйле мәсьәләләр 4 октябрьдә Ижауда «Җәмгыять-эшмәкәрлек-хакимият» дип аталган V ватандашлар форумы утырышында каралды.

Удмуртиянең Халыклар дуслыгы йортына республикада теркәлгән 30 милли-мәдәни үзәкләр җитәкчеләре, башка сәүдәләшмәгән оешмалар башлыклары, депутатлар, район һәм шәһәр башлыклары, эшмәкәрлек вәкилләре, хакимият җитәкчеләре җыелды.

Форумның эшендә Удмуртия президенты Александр Волков, Дәүләт Советы рәисе Александр Соловьев, башка җитәкчеләр катнашты. Җыелган халыкка Александр Волков агымдагы елда республиканың икътисадый хәле, гамәлгә ашырылган чаралар турында җиткерде. Күп еллардан соң республикада демографик вәзгыятьнең яхшы якка үзгәрүен ассызыклап үтте ул.

“Быел, 17 елдан соң, туучылар саны үлүчеләргә караганда артты. Дөрес, ул әлегә 320 кешегә генә арткан. Шулай да, Русиядә бу хәл әлегә минус белән бара. Әлбәттә, бу республикада халыкны социаль яктан кайгырту нәтиҗәсе”, диде Алексадр Волков.

Хакимият органнары соңгы елларда барлык эшләрне дә үзләре генә алып барырга омтылды. Шулай да, кайбер очракта, хакимият башлыклары җитди карарлар кабул итәр алдыннан төрле оешмаларга мөрәҗәгать итә, алар белән киңәшә башлады. Димәк, халык фикере хакимиятне кызыксындыра.

Шулай ук республикада Җәмәгать пулаты барлыкка килүе дә уңай күренеш булып тора, дип уртаклашты Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирек Шәрипов. Ул әлеге форумның узуына уңай бәя бирде.

Милләтне кем кайгыртыр?

Милли оешма вәкилләре хакимият белән ныклы элемтә булдырып, халыкларның ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә кайбер проблемнарны чишүгә иреште. Бу оешмаларга аеруча финанс мәсьәләләрне хәл итү җиңел түгел. Шуңа да бүген хакимият эшмәкәрлек вәкилләре белән элемтә булдыруга омтыла.

“Шул ук вакытта алар да (эшмәкәрлек вәкилләре дә - Х.Г.) үз акчаларын халыкларның мәдәниятен үстерүгә, туган телне саклап калу өчен чараларга юнәлтергә тиеш”, дип саный Удмуртиянең милли сәясәт министры Владимир Завалин.
Владимир Завалин

Дөрестән дә, һәр милли оешма үз халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып, килеп туган проблемнарны чишү өчен хакимияттән финанс ярдәм сорап килә. Күп очракта үз милләтенең язмышын кайгыртып, хакимият башкарасы гамәлләрне дә милли оешмалар үз җилкәсенә ала.

Мисал өчен, Сарапулда татар сыйныфларына балаларны туплауны татар иҗтимагый үзәге башкара. Үзәкнең әгъзасы Илгиз ага Мансуров бу эшне татар теле укытучылары, мәктәпләр башкарсын иде дигән фикердә.

Удмуртиядә теркәлгән ике меңгә якын оешма җитәкчеләре киләчәктә республика бюджеты кабул ителгәндә, башка четерекле мәсьәләләр каралганда, аларның фикерләрен тыңлап, тәкъдимнәрен ишетер дип өметләнә.

Форумда Удмуртия республикасында сивил җәмгыять булдыру өчен концепция өлгесе кабул ителде. Форумда катнашучылар бу концепция уңай нәтиҗәләргә китерер дигән өметтә.
XS
SM
MD
LG