Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстанда мөселман исемнәренә өстенлек бирелә


Таҗикстанда яңа туган балаларга ислам белән бәйләп гарәп исемнәрен кушу гадәткә керде. Хәтта кайбер өлкән кешеләр дә хәзер үз исемнәрен алмаштыра. Бу совет заманыннан соң исламның көчәюе белән аңлатыла.

Быелга кадәр Таҗикстан башкаласы Дүшәнбе шәһәрендәге Мөхәммәт исемле 19 яшьлек студентны якыннары Шоһрух дип йөрткән.

Әмма күптән түгел ул таҗик исеменнән арынырга уйлаган һәм пәйгамбәрнеке кебек Мөхәммәт исеме алган. Аның сүзләренчә, бу карарга ул бик озак килгән.

«Мин исламны өйрәндем һәм үземә мөселман исеме аласым килде. Чөнки кыямәт көнендә һәр кешегә исеме белән дәшәчәкләр. Шуңа минем Мөхәммәт буласым килә», ди ул.

Мөхәммәт кебек үзенә яңа мөселманча исем сайлаучыларның күпчелеге яшүсмерләр яки инде әле генә 20 яшьне узучылар.

Мондый исемнәр мөселманнар күпчелектә яшәгән илләрдә инде гадәткә әйләнә бара.

Белгечләр фикеренчә, бу хәл таҗиклар арасында ислам диненең ныграк тарала баруын чагылдыра.

Тарала барган исемнәр - Сөмәя, Гайшә, Асия

Хәзер Дүшәнбедә һәрбер туган кызның биштән беренә мөселман исеме бирелә.

«Алар арасында иң танылганы Сөмәя», ди ЗАГС җитәкчеләре.

Шулай ук Асия, Ойшә исемнәре дә тарала бара. Ойшә исә Гайшә исеменнән таҗикча үзгәртелеп әйтелә.

Дүшәнбедәге ЗАГС җитәкчесе Зебо Бобоҗанова сүзләренә, биш ел элек кенә әле мондый исемнәре колакка ятышлы дип саналмый иде. Ул чакта балаларын теркәргә килгән ата-аналарның күбесе Һогош, Аноһито, Индира кебек исемнәр сайлады.

Таҗикстанда кызларга кушыла торган Гайшә исеме пәйгамбәр хатыны булуы белән данлыклы, Сөмәя – сәхабә һәм беренче шәһит хатын-кыз санала.

Малайлар арасында исә Мөхәммәт, Габдулла, Әбүбәкер исемнәре таралды.

Кайбер җирле имамнар балаларына мөселман исеме биргән ата-аналарны мактап тора. Көньяктагы Күләб шәһәрендә танылган мәчет имамы Мирза хәзрәт Ибронов сүзләренчә, ул дин әһеле буларак кешеләргә пәйгамбәрнең хәдисләрен җиткерергә тиеш.

«Мин кешеләргә Аллаһы Тәгалә Габдулла һәм Габдрахман кебек һәм гомумән «Габд» сүзе булган исемнәргә өстенлек бирүен искәртәм. Моннан тыш Габделмәннән, Габдерәхим исемнәре бар. Без кешеләргә хәдисләрдә әлеге исемнәрнең Аллаһыга якын булуын әйтәбез» ди ул.

Динме, милләтме?

Имам һәм муллалар үз җирләрендә зур ихтирамга ия. Бу исламның ныграк үсеш ала баруы белән дә бәйле. 6-7 яшьлек малайлар инде еш кына якындагы мәчеткә кичке намазга йөри, шулай ук имам вәгазьләрен тыңлый.

Ислам турындагы, төрле дин әһелләре вәгазьләре дисклары хәзер һәрбер базарда тулып ята.

Дүшәнбедәге сәнгать һәм мәдәният белгече Дилшод Рәхимов сүзләренчә, дини китаплар һәм вәгазьләр яшьләр фикеренә нык тәэсир итә.

«Үзләренә мөселман исемен сайлаган яшьләр өчен дин милләткә караганда мөһимрәк», ди Рәхимов.

Ул әлбәттә һәркем үзе теләгән исемне алырга хокуклы булуын әйтә, әмма бу ничектер төптән уйланылмаган адым дип саный.

«Төпле мөселман булу өчен мөселман исемен алу кирәк түгел. Мисал өчен Иранда кешеләр шәригать нигезендә яши, әмма алар гарәп һәм мөселман исемнәрен йөртергә тиеш түгел, ди ул.

Исем алмаштыру кыйммәткә төшә

Әле берничә ел элек кенә Сөмәя, Асия кебек исемнәр Таҗикстанда бөтенләй ишетелми иде. Күп кенә ата-аналар иске фарсы исемнәренә өстенлек бирде. Мисал өчен 1980-90 елларда кызларга һәм малайларга унынчы гасыр шагыйре Фирдәүси Габделкасыймның «Шахнамә»сендәге исемнәре кушыла иде. Шулай ук меңнәрчә таҗик кызлары фарсы шахбикәләре һәм исламга кадәрге булган патшабикәләр исемен йөртте.

Советлар Берлеге таркалгач, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары борынгы фарсы мирасының торгызылуын хуплап мәгълүматлар бирә башлады.

19 яшьлек Мөхәммәткә килгәндә, ул әле дә үзенең яңа исемен рәсмиләштермәгән. Чөнки бу үзгәрешләр шактый вакыт таләп итә һәм Таҗикстанда кыйммәт гамәл булып кала.

Ягъни исем үзгәртү өчен төрле дәүләт оешмаларыннан документлар җыю таләп ителә. Шулай ук алар мәхкәмәгә тартылмау, 16 ел дәвамында яшәгән җирләрендәге мәктәп яки эш урыннарыннан хатлар алып килергә тиеш.

Бюрократик каршылыклардан тыш, дәүләт оешмаларындагы коррупция әлеге эшне тагын да кыйммәтләндерә. Чөнки Таҗикстанда дәүләт оешмаларыннан документ яки хатны вакытында алырга теләсәң, ришвәт бирергә кирәк.

Әмма Мөхәммәт бу аның өчен мөһим булмавын әйтә. Ягъни дуслары һәм гаиләсенең аны яңа исем белән йөртүе егеткә бик җиткән.
XS
SM
MD
LG