Accessibility links

Дмитрий Медведев Кыпрыска бара


Русия президенты Дмитрий Медведев Кыпрыска рәсми сәфәр кыла. Ул илнең президенты Димитрис Христофиас һәм башка ил җитәкчеләре белән очрашыр дип көтелә.

Алдагы көнне Русия президенты ярдәмчесе Сергей Приходько, Кыпрыста энергетика, фән, туристлык һәм мәдәният өлкәсендә 15 килешү имзалау күздә тотыла, дип әйтеп узган иде.

Шулай ук ике тарафның 35 елдан артык грек һәм төрек өлешләренә бүленгән Кыпрыстагы хәлләрне җайлау турында сөйләшүе үтәчәк дип көтелә.
XS
SM
MD
LG