Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:25

Башкорт дәүләт университетында "Сибәгатов укулары" узды


Профессор Радик Сибәгатов

Профессор Радик Сибәгатов

Уфада татар көннәре башланды. Бу чара кысаларында 6 октябрь көнне Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә “Сибәгатов укулары” узды.

Татар көннәре 5 октябрьдә Милли музейдагы Дәрдмәнд экспозициясе бүлегендәге чара белән башланды. Анда шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләнде. Дәрдмәнднең “Аһ, туган каумем газиз!” шигырь юлын исем итеп алган чаралар татар халкының асыл шәхесләрен искә алу, аларның мирасларын барлау максатын күздә тота.

6 октябрь көнне Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә “Сибәгатов укулары” узды. Ул билгеле галим һәм җәмәгать эшлеклесе Радик Сибәгатовның исемен мәңгеләштерү максатыннан оештырылды. Чарада республиканың югары уку йортларының татар бүлеге галимнәре, җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре, матбугат вәкилләре катнашты.

Чараны уку йортының проректоры Рифгать Талипов ачып, галимнең эшчәнлегенә югары бәя бирде, бу чараны уздыруны гадәткә кертергә кирәк, диде. Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин “Сибәгатов укулары”н ел да уздырырга: бер елны Башкорт дәүләт университетында, икенче елны Башкорт дәүләт педагогия университетында, өченче елны Эстәрлетамак педагогия академиясенең татар бүлекләрендә үткәрергә дигән тәкъдим белән чыкты. Бу хуплап кабул ителде.

Чарада иң төп чыгышларның берсен Радик Сибәгатовның шәкерте, филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлетдинов ясады: “Радик Гали улының җисеме аның исемендә үк яшерелгән, чөнки гали сүзе бөек дигәнне аңлата. Ул шәхес буларак та, галим буларак та, җәмәгать эшлеклесе буларак та үзенең бөеклеген исбатлады.

Иң башта аның гыйльми эшчәнлегенә кагылып үтәр идем. Ул әлегә кадәр әһәмиятен югалтмаган хезмәтләр авторы. Мәсәлән, аның тәрҗемә теориясенә багышлангын 1979 елда басылган китабы әлегә кадәр журналистларның өстәл китабы булып тора.

Аның татар нәһүенә (синтаксисына) керткән хезмәтенә килсәк, “Предикативлык теориясе”н телгә алырга кирәк. Ул әлеге хезмәт белән докторлык диссертациясен язмыйча да, филология фәннәре докторы исеменә лаек булды. Бу инде әлеге хезмәтнең фәндә гаять зур әһәмияткә ия булуы турында сөйли.

Ә инде җәмәгать эшчәнлегенә килгәндә, Радик абый 1980 еллар азагыннан алып милли хәрәкәтнең башында торды. Ул аның чын мәгънәсендә теоретигы иде. Аны хакимият тә, гади халык та аңлады. Ул исән чакта милли сәясәттәге ялгышлар да азрак иде. Радик Гали улының исеме бүгенге көндә татар җәмәгатьчелеген җыя торган, берләштерә торган фактор булып тора”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG