Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстан хакимияте боралак казасында 28 кешенең үлүен расламады


Таҗикстан дәүләт гвардиясе 6 октябрьдә Рашт районындагы боралак казасында җиде кешенең үлүен раслады.

Шул ук вакытта хәрби оешмада, массакүләм мәгълүмат чараларының көч структураларына нигезләнеп, боралак казасында 28 кешенең, шул исәптән “Альфа” төркеме гаскәриләре үлүе турындагы хәбәрләренә аңлатма бирмиләр.

Шулай ук минада хәрби машина шартлавында 6 гаскәринең үлүе турындагы мәгълүмат рәсми чыганаклар тарафыннан аңлатылмады.

Соңгы ике атнада Таҗикстанның Рашт районында хәрби машина кәрванына һөҗүм иткән сугышчыларга каршы чаралар бара. Кәрванга һөҗүм вакытында 26 кеше үлгән иде.
XS
SM
MD
LG