Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәптә сукбайлар да саналачак


Башкортстанда халык исәбен алуга әзерлек тәмамланып килә. Рәсми хакимият үз әзерлеген алып барса, милли оешмалар да тик ятмый.

Башкортстан хакимияте алда торган халык исәбен алуга әзерлек эшләренең тәмамлануы турында белдерә. Җанисәптә катнашачак кешеләр эшне ничек итеп дөрес оештыру турында махсус укулар үтеп, тиешле күрсәтмәләрне алып беткән.

Әле республика телевидениесе һәм радиосы аша барган тапшыруларда Статистика дәүләт идарәсе хезмәткәрләре халыкка аңлату эшләрен дәвам итә. Җанисәп кәгазьләрен ничек дөрес итеп тутырырга икәнлеген өйрәткән киңәшләр республика газетларында дә басыла.

Милиция дә ярдәмгә киләчәк

Башкортстан статистика идарәсе вәкилләре журналистлар өчен матбугат конференциясе дә оештырды. Анда шулай ук бу мөһим кампаниягә әзерлекнең тулысынча тәмамлануы ассызыкланды. Һәр кеше, хәтта яшәр җире булмаган сукбайлар да исәпкә алыначак, дип ышандыра бу идарәнең түрәләре.

“Без барлык мөмкинлекләрне файдаланып, һәммә кешене теркәргә тырышачакбыз”, диде Башкортстан Статистика идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Гатауллин. Аның сүзләренчә, җанисәп алучыларның иминлеген тәэмин итү өчен дә барлык чаралар күз уңында тотыла. Тәртипсез гаиләләр дип исәпкә алынганнарга җанисәпчеләр милиция хезмәткәрләре белән бергә барачак икән.

Татарлар гадел җанисәп сорый

Җанисәп башланырга санаулы гына көннәр калганда, төрле милли оешмалар да үз эшләрен җанландыра башлады. Аеруча татар һәм башкорт милли оешмалары бу җәһәттән төрле чаралар белән үзләре хакында искә төшергәләп ала.

Татар милли оешмалары дүшәмбе Уфада Статистика идарәсе каршында пикет оештырып, җанисәпнең гадел узуын таләп иткән иде. Хәзер татар оешмалары зур урам җыены-митинг та оештырырга ниятли. Моның өчен рөхсәт сорап рәсми хакимияткә мөрәҗәгать юлланган.

Башкорт милли оешмалары да төрле мәдәни чаралар оештырып, башкортларны бу җанисәптә уяу булырга, милләтләрен дөрес күрсәтергә чакыра. Аеруча Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында яшәүче халыкка өндәмәләр белән чыга алар.

Башкортлар да милләт саны өчен кайгыра

“Бу төбәкләрдә яшәүче һәм башкорт теленең аерым диалектында сөйләшүче милләттәшләр җанисәп кәгазьләренең 7нче пунктын тутырганда милли үзаңыннан чыгып язылсын”, дип чакыра башкорт милли оешмалары. Халык исәбен алуга әзерлек уңаеннан “Ак тирмә” башкорт мәдәни үзәге дә үзенең кичәсен оештыра. Анда республикадагы башка халыкларның милли оешмалары вәкилләре дә чакырылган.

Башкортстан шартларында халык исәбен алу үзгә бер төсмер ала. Биредә башкорт халкы үз милләте санын арттыру хәстәрлеген күрсә, татарлар исә үзләрен башкорт дип яздыруга ризасызлык күрсәтә.

Быелгы җанисәп нәтиҗәләре ни рәвешле булыр, әлегә беркем дә фаразлый алмый. 2002 елгы халык исәбе нәтиҗәләренең милләтләргә караган өлеше Башкортстанда берничә ай үткәч кенә игълан ителгән иде. Быелгысы ничек булыр, күз күрер.
XS
SM
MD
LG