Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда трамвай инкыйлабы


Соңгы бер-ике елда Казанда кайбер урамнардан трамвай юллары алына башлагач, казанлыларның күбесе бу әкрен һәм күп урын алучы транспортның кимүенә шатланган иде. Ләкин трамвай юллары бер урыннан алынса, икенче җирдә, киресенчә, салына. Шушы көннәрдә Казан хакимияте 9нчы трамвай маршрутын ачты.

Казан урамнарында маршрут автобусын йөртүче Дамир Имамов, автобусының тизлеген сәгатенә 90 километрга хәтле җиткереп тә, әлеге трамвайны уза алмавын әйтә. Трамвайга утырып йөрүчеләрнең күбесе яңа салынган юлның уңайлы булуын яшерми.

“Метроэлектротранс” башлыгы Әсфән Галәвов сүзләренчә, яңа ачылган юл заманча технологияләр кулланып салынган. Шуның өчен трамвайларның тизлеге дә, йөрү сыйфаты да яхшырган.

“Яңа ачылган трамвай юлының Мәскәү базарыннан алып, тимер юл вокзалына кадәр өлеше заманча салынган. Монда ике тимер юл бер-берсенә тоташкан. Бу юлдан трамвай сикертмичә тигез генә бара”, ди Галәвов.

“Метроэлектротранс” идарәсе мәгълүматларына караганда, әлеге трамвай Казан үзәгеннән Киров районы аша Авиатөзелеш районына йөриячәк. Элек бу юл Ленин дамбасы аша узган. Хәзер трамвай юлының яңа салынган өлеше Киров районының “Шоссе”, “Вахитов”, “Аркылы базар”, “Зур крыловка” һәм “Серов” урамнары аша уза. Белгечләр әйтүенчә, яңа ачылган юл белән шәһәрнең Мәскәү базарыннан тимер юл вокзалына бернинди бөкеләрсез 20 минутта барып җитеп була.

Универсиадага -- метро тизлегендәге трамвайлар

Әсфән Галәвов сүзләренчә, Казанда трамвайларның яңаруы 2013 елга кадәр дәвам итәчәк. Ә Универсиадага шәһәрнең барлык районнарын берләштерүче трамвай юлы боҗрасы булдырылачак, ди ул.
Казанда Универсиадага булачак транспорт челтәре

“Трамвай юлы, Казанның Идел буе районында урнашкан Кояшлы шәһәрчегеннән алып, көньяк трассадан Яңа Савин районына, аннан Киров районы аша тимер юл вокзалына, аннан Тукай урамы, Борисково бистәсе аша янә Кояшлы шәһәренә тоташып, боҗра ясаячак. Трамвайлар ике яклап йөриячәк”, ди Галәвов.

FISUның таләбе катгый: Универсиадада катнашучылар, бер корылмадан икенчесенә озак дигәндә, 20 минутта барып җитәргә тиеш. Шул сәбәпле, Татарстан җитәкчелеге тизйөрешле трамвайларга да өмет баглый. Аларның тизлеге метроныкына якын булырга мөмкин. 2013 елга кадәр барлыгы 150 заманча трамвай кайтарырга ниятлиләр

Татарстан халкы трамвайларны оныта башлаганда, Казанда бу төр транспортка хәтта музей ачылган мәлдә, трамвайлар яңа сулыш ала. Кайберәүләр хәтта, шәһәрдә трамвай инкыйлабы башланды, дип тә шаярта.“Метроэлектротранс” җитәкчелеге бу яңарыш галәмәтен инкыйлаб дип атау артык ди. Алар бу гамәлләрне алдан планлаштырган эшләрне башкару гына дип бәяли.
XS
SM
MD
LG