Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мексика култыгы казасындагы хәлләр өчен АКШ рәсмиләре тәнкыйтьләнә


Кушма Штатлар рәсмиләренең Мексика култыгындагы каза нәтиҗәләрен бетерү гамәлләрендә төгәлсезлекләр булган. Бу хакта ВР ширкәте нефть коесында булган казаны тикшерү комиссиясенең бүгенгә әзерләнгән нәтиҗәләрендә әйтелә. Әлеге комиссия президент Барак Обама тарафыннан билгеләнгән иде.

Аерым алганда комиссия култыкка агарга мөмкин дип фаразланган нефть күләмен алдан ук җәмәгатьчелеккә җиткерү кирәк иде дип саный.

Җавап итеп Обама хакимияте хөкүмәтнең хәленнән килгәнен барысын да эшләвен әйтте.
XS
SM
MD
LG