Accessibility links

Испаниядә мөселманнарны куып чыгаруны максат иткән фирка төзелде


Испаниядә мөселманнарны илдән куып чыгаруны максат итеп куйган яңа фирка төзелде. “Урта сыйныф берләшмәсе” дип аталган бу партия җитәкчеләре сүзләренә караганда, фирка Европаның төньяк илләрендә булган фиркаләр мисалында оештырылган.

Яңа берләшмәнең төп шигаре – “Алар үтә алмас!”.

“Без расист түгел, без бары тик чынбарлыкта яшибез. Без Төркиянең Европа берлегенә керүен теләмибез, без Испаниядә мөселманнар булуына каршы. Террор һөҗүмнәре турында сөйләшүләр барган мәчетләрнең ябылуын телибез. Испаннар мөселманнарны үз илләреннән куып чыгарырга тиеш,” дип сөйләде фирка җитәкчеләрнең берсе Жозеп Англада.

Киләсе елның язында “Урта сыйныф берләшмәсе” җирле сайлауларда катнашып ике елдан парламент сайлавында да уңышка ирешергә өмет итә.
XS
SM
MD
LG