Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковская үлемендә яңадан Хаҗикорбанов гаепләнә


Эчке эшләр министрлыгының элекке хезмәткәре Сергей Хаҗикорбановка “Новая газета” хәбәрчесе Анна Политковскаяга һөҗүмне оештыруда гаепләү белдерелде.

“Новая газета” мөхаррире Дмитрий Моратов Хаҗикорбановның җинаятькә катнашы булуына ышанмый.

2009 елның февралендә җәмәгать мәхкәмәсе карары нигезендә җинаятькә катнашы булуда шикләнелгән Ибраһим һәм Җәбрәил Мәхмүдовлар һәм Сергей Хаҗикорбановка каршы дәлилләр юк, дип алар акланды.

Соңырак югары мәхкәмә бу карарны өстәмә тикшерү өчен кире баш прокуратурага җибәрде.
XS
SM
MD
LG