Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель тынычлык бүләге Кытай хокук яклаучысына бирелде


2010 елның Нобель тынычлык бүләгенә Кытайда демократик үзгәрешләр тарафдары, хокук яклаучысы һәм диссидент Лю Сяобо лаек, дип табылды.

Узган елның декабрь аенда 54 яшьлек Сяобо дәүләткә каршы эшчәнлеге өчен 11 ел төрмә җәзасына хөкем ителде.

Германия Кытай хакимиятләрен тоткынны иреккә чыгарып аңа декабрь аенда Норвегия башкаласы Ослода үтәчәк бүләкне тапшыру тантанасына барырга рөхсәт итәргә чакырды.

Бүләккә намзәтлләр арасында быел Әфганстанда хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшүче Сима Самар, Русия хокук яклаучысы Светлана Ганнушкина, Германияне берләштерүгә үз өлешен керткән элекке канцлер Һельмут Коль бар иде.
XS
SM
MD
LG