Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:20

Берлинда татар көйләре яңгырады. Казанда – юк


“Konzerthaus Berlin” сараенда татар композиторларының көйләре бер програм булып яңгырады, ә Татарстан дәүләт симфоник оркестры 45нче сезонын татарча әсәрләрсез генә башлап җибәрде.

“Konzerthaus Berlin” сараенда “Рус һәм татар симфония музыкасы энҗеләре” концертыннан соң озак та үтми, “Berliner Morgenpost” газетында мәкалә дөнья күрә. Аның авторы Volker Tarnow язмасын “Татарстан Konzerthausда юбилеен сагыш аһәңнәре белән искә ала” дип атаган.

Халыкчан һәм заманча

“Казан композиторлары имин миһербанлы фольклордан баш тартмый. Ул Җиһановның “Нәфисә” увертюрасындагы кебек дәртле, ягъни патетик киномузыкасына әверелергә, я Яруллинның “Шүрәле” балетындагы баллададагы кебек салон музыкасына әйләнергә, я булмаса, Еникеевның “Рапсодия”ләрендәге кебек тавыш киңлекләрендә шау-шулы сукбайдай гизәргә мөмкин”, ди Tarnow.

"Berliner Morgenpost" газеты
Ә инде әлеге концерт вакытында башкарылган иң зур күләмле әсәрләргә – Рәшит Кәлимуллинның фортепиано белән оркестр өчен концерты һәм 3 кисәктән торган “Симфония бизәкләре”нә килгәндә, тәнкыйтьче аларны заманча яңгырашлы дип бәяли.

Татарстан композиторлар берлеге рәисе, Тукай бүләге иясе Рәшит Кәлимуллин Германиянең Берлин шәһәрендә узган Европадагы тәүге чирканчыктан соң, дөрес, җылы сүзләрне күп ишеткән. Концерт беткәч тә, татар көйләрен дә, аларның башкарылу осталыгын да мактаучылар аз булмаган. Озакка сузылган алкышлар инде 3 атнага якын вакыт узып баруга карамастан, әле һаман да күңелендә икән.

Ә тәнкыйтьчеләр бәясенә килгәндә, алар ни әйтер икән дип, бераз куркып та калган, чөнки, хәтта танылган абруйлы композиторларны да тетеп аткан чаклары була, дип кисәткәннәр.

“Илдар Харисов монда тәнкыйтьчеләр Русиядәге кебек сатып алына торганнар түгел, алар ничек күрәләр, шулай язалар дип әйтте”, ди Кәлимуллин. Композитор “Berliner Morgenpost”ка язган Volker Tarnow белән бөтенләй таныш түгел.

Үзебезнекеләр ярдәме

Кәлимуллин сүзләренчә, чыгышы белән Алабугадан булган, хәзер Германиядә яшәүче Илдар Харисов әлеге тарихи концертны оештыруда да күп ярдәм иткән. Концерт алдыннан Берлинның Русия йортында ачылган фотокүргәзмә Татарстан сәнгате һәм республикадагы спорт турында сөйләгән. Күргәзмәне оештыруда да Харисовның тырышлыгы зур булган. Кәлимуллин аның турыда "күпкырлы сәләткә ия шәхес, фольклор, этнология һәм музыка белән дә шөгыльләнә", диде.

“Күргәзмә башланыр алдыннан шул ук бинада концерт булды. Анда Татарстаннан барган композиторлар Резедә Ахиярова, Светлана Зарюкова да уйнады. Шулай ук хәзер Германиядә яшәүче татар музыкантлары да катнашты. Абдразаков фамилияле флейтачы бар. Ул хатыны белән бергә матур итеп дуэт уйнады. Ул үзләренең Германиягә Урта Азиядән килеп яшәүләрен әйтте”, ди Кәлимуллин.

Әзерлек эшләре ике елга сузылган

"Konzerthaus Berlin" бинасы
“Konzerthaus Berlin” – музыка сәнгатен бөтен нечкәлекләре белән аңлаган үтә дә таләпчән тамашачы сарае. Әле моңа кадәр беркайчан да татар көйләрен уйнамаган башкаручылар – Германиянең халыкара симфоник оркестры аны җиренә җиткерә алырмы, дигән сорау Татарстан ягын бигрәк тә борчыган.

Әлеге оркестр 2005 елда Берлинда оешуга карамастан, Европаның дәрәҗәле коллективларының берсе. “Репетиция вакытында сөйләшергә туры килде. Анда алманнар да, руслар да, кореялар да, японнар да уйный”, ди Кәлимуллин.

Композитор сүзләренчә, тәүге беренче сынау җиңел генә бирелмәгән. Башкарыласы әсәрләрнең партитураларын җибәрдең дә, барып тыңлап кайттың гына түгел икән шул.

“Бу концертны әзерләүгә 2 еллап вакыт китте. Мондый абруйлы чараны үткәрү күп сөйләшүләр сорый. Германия, Һолландия, Швеция һәм Норвегиядә дә булдым. Ахыр чиктә Германиядә тукталырга булдым. Халыкара симфоник оркестр белән элемтәгә кереп, финанс хәлләрен хәл итеп нәкъ шунда үткәрергә булдык”, ди Кәлимуллин.

Казан-Екатеринбур-Питербур һәм Берлин

Татарстан композиторлары әсәрләреннән торган “Татар музыкасы энҗеләре” програмы Берлинга барып җиткәнче, Русиянең ике зур каласында “сәфәрдә булган”. Татарстан дәүләт симфоник оркестры Екатеринбурга барып уйнап кайтты. Ә Питербурда Яруллин, Җиһанов, Еникеев, Монасыйпов һәм Кәлимуллин язган көйләрне 2009 елның апрелендә Питербур филармониясе оркестры башкарды.

Берлин концертында татар көйләрен оркестрга кушылып, фортепианочы халыкара бәйгеләр лауреаты Мәскәү дәүләт филармониясе солисты Федор Әмиров башкарды. Аркадий Берин дирижерлык итте.

“Татар музыкасы энҗеләре” дип атау европалылар колагына үтә дә ят булып ишетелмәсен өчен, күрәсең, оештыручылар тамашачыларга яхшы таныш булган Михаил Глинка һәм Петр Чайковский әсәрләрен дә кертеп, концертны “Рус һәм татар музыкасы җәүһәрләре” дип атаган.

Монгол яулары һәм Татарстан республикасының 90 еллыгы

“Berliner Morgenpost” газеты тәнкыйтьчесе нәкъ менә яңалыкка игътибар иткән дә инде. Аның мәкаләсендә рус классикларының әсәрләре турында бер генә мыскал фикер дә юк. Мәкаләсенең башында ук ул XIII гасырда Европаның “монгол яуларыннан, башкача әйткәндә, татарлар һөҗүменнән” дер калтырап торуы турында яза. Әлеге куркыныч вакытларның күптән артта калганлыгын белдереп Татарстан республикасы үзенең оешуына 90 ел тулуны хәтта “Konzerthaus Berlin”да үткәреүен дә ассызыклый.

Рәшит Кәлимуллин
Европадагы музыка тәнкыйтьчесе өчен монгол яулары һәм татар халкы бер кебек, әмма бик саклык белән генә музыка аша гына булса да, ул кайбер нечкәлекләрне дә сүтә башлаган. Мәкаләнең ахырында Татарстанның зур музыка мәдәнияте җире булуы, Федор Шаляпин һәм София Гобәйдуллинаның туган урыны икәнлеге дә әйтелә.
“ Шундый концертларны оештырырга кирәк. Ул безнең шикелле музыка белән шөгыльләнгән кешеләр өчен генә түгел, ә Татарстанның данын күтәрер өчен дә кирәк”, дип белдерде Рәшит Кәлимуллин.

Берлинда үткән концертка кадәр Европада татар көйләре симфоник оркестр башкаруында беркайчан да бер бәйләм булып уйналмады. Тик аерым композиторларның әсәрләре генә башкарылды.

45нче сезон татар көйләреннән башка ачылды

Татар көйләре, дөресен генә әйткәндә, Казанның үзе өчен дә тансык әйбер. 8 октябрь көнне Татарстан дәүләт симфоник оркестры үзенең 45нче концерт сезонын ачуны Чайковский һәм Рахманинов әсәрләре белән генә башлап җибәрде.

Татарстанның музыка дөньясы өчен иң зур яңалыкларның берсе -- Фоат Мансуров вафатыннан соң, әлеге оркестрга Мәскәү тамашачысына яхшы таныш Александр Сладковсий җитәкчелек итә башлады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG