Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эчүчелек кискен проблемга әйләнгән


Татарстан хөкүмәте спиртлы эчемлекләр сәүдәсен кысрыкларга тәкъдим итә. Ял көннәрендә аракы сатмау, эчкечеләрне мәҗбүри дәвалау, җәмәгать урыннарында аракы эчүне тыю кебек чаралар тәкъдим ителә.

Татарстандагы аракы җитештерүчеләр аракы базарына яңадан-яңа төр тауарлар чыгарып тора. Күптән түгел "иң булдыклы, иң көчле хатын-кызлар өчен" шигаре белән “Стерва” атамалы аракы чыкты. Аны тәкъдим итү чарасына Казандагы иң чибәр кызлар, уңышка ирешкән билгеле кешеләр чакырылды.

Телевидениедәге рекламнарда "дуслар җыелган җирдә сыра эчмичә булмый инде", дигән фикер алга сөрелә. Мәҗлесләр, күңел ачу чаралары, ишек алдында кич утырулар да спиртлы эчемлекләр белән күңеллерәк үтә, дип санала. Мәктәп тәмамлаучыларның "Cоңгы кыңгырау" бәйрәмендә дә урам тулы исерек яшьләрне күрү гадәткә кергән.

Рәсми саннарга караганда, Татарстанда сыра һәм алкоһоль кергән коктейльләр эчү соңгы елларда арта бара. Республикада сыра куллану, Русиядәге уртача саннан күбрәк.

Аракы эчү ягыннан да Татарстан алда бара. Республикада 2009 елда абсолют спирт куллану бер кешегә 15,2 литрга җиткән. Аның һәр литрыннан 2,5 литр аракы чыга. Шулай итеп, Татарстан аракы куллану ягыннан бөтен Русия күрсәткеченә якыная бара.

Хәлләр чыннан да куркыныч дәрәҗәгә җиткән. Шушы көннәрдә Казанда хөкүмәт президиумы утырышында Татарстанда алкоһоль эчемлекләрне чамадан тыш куллануга каршы чаралар каралды.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фаррахов әйтүенчә, Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы еллык куллану 8 литрдан артса, бу бөтен халык тормышына куркыныч тудыра дип саный. Министр республикадагы бу вәзгыятькә “эчүчелек эпидемиясе” дигән бәя бирде.

Алкоголизм белән авыручы кешеләр саны бер елда 1,5 тапкырга арткан. Психологларга ярдәм сорап ике тапкырга күбрәк кеше килә башлаган. Эчкечеләр исемлегенә ел саен республикада 2000 меңгә якын яңа авыру килеп кушыла. Хәзер барлыгы диспансерларда 37 мең кеше табибларның күзәтүенә алынган.

Җыелышта булган президент Рөстәм Миңнеханов авылларда халыкның эчүгә сабышуын таный һәм бу өлкәдә тәртип урнаштырырга чакыра.

Эчүчелеккә каршы чаралар арасында төнлә һәм ял көннәрендә аракы сәүдәсен тыярга, эчкечене мәҗбүри дәваларга, адым саен спиртлы эчемлекләр сатучы кибетләр санын киметергә, дәүләткә спиртлы эчемлекләр сәүдәсен һәм җитештерүне үз кулына алырга кебек тәкъдимнәр аталды.

Әлмәт районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров, эчүчелек белән Советлар заманындагы кебек, эшләмәүчеләргә каршы канун кабул итеп, көрәшергә чакыра. Әлмәттә халыкны оялтып та тәрбияләргә тырышалар. Эчкән яшүсмер тотылса, ата-аналарының исемнәре җирле газетта басыла икән.

Аракы сатудан кергән акцизлар Татарстан бюджетының шактый өлешен тәшкил итә. Шуңа да карамастан, Татарстан президенты эчүчелеккә каршы кискен чаралар күрергә кушкан.
XS
SM
MD
LG