Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәликә татар киносында да уйнарга тели


8 октябрьдә татар җырчысы катнашкан “Бердәнбер ир-ат” киносының соңгы сериясе экранга чыкты. Шул уңайдан Мәликә кинога төшү тарихы, уй-теләкләре белән уртаклашты.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, Мәликә “Бердәнбер ир-ат” киносына көтмәгәндә килеп керә.

“Минем хыялымда һәм уйларымда кинода төшү теләге бар иде. Әлеге вакыйга Аллаһтан бүләк кебек булды. Чөнки мин анда бик танылган һәм оста актерлар белән эшләдем. Бу яхшы мәктәп булды, яшь актер буларак кино сәнгате буенча белем, тәҗрибә алдым. Моңа кадәр мондый зур кино проектларда катнашканым юк иде”, ди җырчы.


“Бердәнбер ир-ат” киносына эләгү тарихына килгәндә, Мәликәнең күпмедер билгеле кыз булуы кино төшерүчеләрне җәлеп иткән булса кирәк.

“Режиссер минем фотоны каядыр күргән. Шуннан чакырып алып фотога төшерделәр. Аллага шөкер режиссерга ошадым. Чөнки аларга кирәкле геройга охшаган идем. Аннан соң күп тапкыр актерлар белән уйнап карадык. Күпмедер сынау үткәч бераз көтәргә куштылар. Нык дулкынландым, ник дигәндә, бу рольне уйнарга теләүчеләр бик күп иде.

Бер айдан соң шалтыратып яхшы хәбәр җиткерделәр, “Сине кинода уйнарга алабыз!” дип әйттеләр. Шундый нык шатландым, сөендем. Фатир буенча сикереп-биеп йөрдем. Бер-ике атнадан соң эшкә керештек, киноны Вьетнамда төшерделәр, мин анда яшәп эшләдем”, диде Мәликә.

Сигез серияле киноны җәен 2 ай чамасы төшерәләр. Мәликә андагы актерлар белән дуслашып бетә, бүген дә күбесе белән хәбәрләшеп тора икән.

Җырчы кинода тәрҗемәче вьетнам кызы Туан ролен башкара, сценарий буенча төп геройны уйнаучы билгеле актер Андрей Мерзликин аңа гашыйк була.


“Бердәнбер ир-ат”ны Русия каналы прайм-тайм вакытында күрсәтте. Шуңа да киноны күп кеше карый. Мәликәне яңа образда күрүчеләр теләк-фикерләрен аның пәрәвездәге битенә дә шактый язалар. Аларның күбесенә җавап биреп бетерә алмыйм, ди җырчы.

Кино эфирга чыкканнан соң, Мәликәгә игътибарның артуын төрле интернет битләрендәге шәхси язмалардан да күрергә була.

Руслан Тимерланов исемле интернет кулланучы Мәликәне фильмда авырлык белән таныган.

“Җырчы буларак сез сәхнәдә чибәр, гламур күрәнәсез, ә монда гади авыл кызына охшап калганыгыз. Бу сезнең оста актер булуыгызны күрсәтә”, ди “контакт”та Тимерланов.

“Азатлык”, “Матбугат.ру” интернет битләрен дә дә Мәликәгә төрле фикерләр язганнар. Күбесе аны кинога төшү белән котлый, уңышлар тели.

Без Мәликә белән аралашканда татар киносы турында да сүз кузгаттык. “Тәкъдим булса, татар фильмында төшер идеңме?” дип сорадык.

“Әлбәттә татар киноларында үземне күрәм. Бигрәк тә җитди һәм төп рольләрдә”, ди җырчы.

Мәликә хәзерге көндә Мәскәүдә яшәп укый. Киләчәктә кайсы шәһәрдә калуы билгеле түгел икән. Шуңа да карамастан иҗат итүен, яңа җырлар язуын дәвам итәргә уйлый, планнары зурдан аның.

“Мин халкымны беркайчан да онытмыйм. Бик күп проектларым татар җыр сәнгате белән бәйле. Алла теләсә, тыңлаучыларымны яңа уңышлар белән сөендерәчәкмен әле, кайда гына булсам да, мин гел алар белән булачакмын!”, диде Мәликә саубуллашканда.

XS
SM
MD
LG