Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:06

Җырчы Фәридә Кудашева вафат булды


9 октябрь көнне Уфада күренекле татар җырчысы, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Фәридә Кудашева вафат булды. Декабрь аенда аңа 90 яшь туласы иде. Мәрхүмәне җирләү якшәмбедә узачак, аңа кадәр Башкортстан парламенты бинасында аның белән бәхилләшү мөрәсиме үтәргә тиеш.

Татар милләтенең иң данлыклы шәхесләреннән булган Фәридә Кудашева 1920 елның 15 декабрендә хәзерге Чишмә районындагы Келәш авылында туа.

XS
SM
MD
LG