Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан Әфганстанга Хыбер чик капкасын ача


Пакстан Әфганстандагы НАТО көчләренә йөк ташу өчен кулланылган Хыбер чик капкасын тиз арада яңадан ачачагын белдерде.

Тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә чик капкасының ике ягында да рәсмиләрнең йөк ташуны җайга салу өчен тырышуы әйтелә.

30 сентябрьдә чик буенда НАТО һава һөҗүмендә Пакстанның ике хәрбие һәлак булган көнне Исламабад НАТОның төп тәэминат юлы үткән бу чик капкасын япкан иде.

Нәтиҗәдә чик ачылуны көтеп торучы НАТО йөк машиналарына сугышчылар һөҗүм итеп бу атнада йөздән артык машинаны юк итте.
XS
SM
MD
LG