Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәшһүр җырчы Фәридә Кудашева вафат булды


Фәридә Кудашева
Фәридә Кудашева

Татар халкының газиз кызы, мәшһүр җырчы Фәридә Кудашева вафат булды. Ике айдан үзенең 90 яшен бәйрәм итүгә дәртләнеп әзерләнгән чагы иде аның.

Милләт сандугачы, рухыбыз ныклыгы, иманыбызны саклауда бер таяныч иде Фәридә Кудашева. Татар дөньясы аның күркәм юбилеен – быел декабрь аеның 15ендә аның 90 яшен билгеләргә әзерләнә иде. Китабы чыгып килә, күп гәзит-журналларда аның хакында мәкаләләр басыла иде. “Азатлык” радиосы 90 яшьлеге уңаеннан Фәридә Кудашева белән ихлас әңгәмәне әзерләп эфирга да биргән иде инде һәм ул сөйләшүгә бик күп рәхмәт сүзләре дә җибәрелгән иде.

Фәридә Кудашеваның иҗатыннан, аның үзәкләргә үтәрдәй моңлы җырларыннан башка татар һәм башкорт җыр сәнгатен күз алдына да китереп булмый. Ходай Тәгалә биргән соклангыч таланты белән һәммә кешене әсир итте, уйландырды, моңландырды, сагышларга салды һәм авыр чакларда таяныч булды аның кабатланмас җырлары һәм, гомумән, илаһи сәнгате. Чын халыкчан иҗаты аның табигый моңына һәм үзенчәлекле тембрлы тавышына нигезләнде.

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы, Русиянең атказанган артисткасы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фәридә Кудашева бар гомерен туган халкына хезмәткә, аны рухи баетуга багышлады. Халкыбызның төрле катлаулы чорларында аның янәшәсендә булган, үзе дә, матур озын гомер кичереп, тарихның тере шаһитына әйләнгән легендар шәхес ул Фәридә апабыз.

Язмыш Фәридә Кудашеваны бик күп атаклы шәхесләр, заманның чын зыялылары белән очраштыра һәм дуслаштыра. Мәшһүр композиторлар Р. Яхин, М. Мозаффаров, С. Садыйкова, Х. Әхмәтов, Н. Сабитов, З. Исмәгыйлев, язучы-шагыйрьләр С. Кудаш, Х. Туфан, Н. Исәнбәт, Ә. Еники кебек асыл затлар белән иҗади хезмәттәшлек тә, шәхси дуслык җепләре дә бәйләде Фәридә апаны. Шул күренекле шәхесләребез Фәридә Кудашеваны үзләре дә бөек җырчы дип атады. Халкыбыз җырларын бар тирәнлегендә һәм искиткеч матур борылышлары белән башкара алуы өчен, аны “моң алиһәсе”, халкыбыз сандугачы дип зурлыйлар иде.

Халык җырларын Фәридә Кудашева кебек йөрәкләргә үтәрлек, халыкның рухи куәтен тоярлык итеп башкара алучылар бик сирәк. Гомере буе халкыбызның энҗе-мәрҗәннәрен, сирәк башкарылучы җырларын кире халыкның үзенә кайтару кебек изге эшкә багышлады үзен Фәридә Кудашева.

“Җыр кешенең күңелен яуларга, җаны теләгән ихтыяҗын канәгатьләндерергә тиеш, - ди иде Фәридә апа. - Чын җыр көчле, ул кеше күңелен аны ишетү белән биләп ала. Әнә шул вакытта күңел нечкәреп, күз яшьләре дә чыгып китә”.

Фәридә апа татар халкының виртуоз музыканты һәм композиторы, тормыш иптәше Бәхти ага Гайсин белән 27 ел гомер кичерде. Иҗатта да бергә булды һәм искиткеч матур җырлар тудырды алар. Бәхти Гайсин сөекле Фәридәсе өчен махсус әллә күпме яңа җырлар язды. Башкортстан белән Татарстанны аркылыга-буйга йөреп, татарлар белән башкортлар яшәгән башка төбәкләрдә йөзләрчә концерт биреп, халкыбызның җыр-моңга сусавын баса иде шушы талантлы пар.

Фәридә Кудашева бүгенге көндә дә бик теремек иде. Хәтта быел август аенда пароход сәяхәтендә Казанга да барып кайтты ул. Аннан соң иркенләп юбилей чараларына әзерләнә башлаган иде милләтнең бөек шәхесе. Тәкъдир белән сатулашып булмый. Фәридә Кудашеваны искә алу, аны зурлау чаралары аның үзеннән башка да зурлап билгеләнер. Ул аңа бик тә лаек. Милләт яшәсә, Фәридә Кудашеваның исеме дә яшәячәк.

Фәридә Кудашева белән хушлашу мәрәсиме 10 октябрь көнне Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай бинасында үтте. Бөек җырчы белән хушлашырга Казаннан Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге зур вәкиллек килде. Мәрхүмә Уфадагы мөселман зиратында җирләнде.
XS
SM
MD
LG