Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:30

Сембер өлкәсенең Иске Кызылсу авылы халкының күпчелеген олы яшьтәгеләр тәшкил итә. Авыл халкы моның сәбәпләрен хакимият алып барган сәясәттән күрә. Хәзерге вакытта авыл мәктәбендә 39 бала укый.

Сембер өлкәсенең Иске Кызылсу авылында 600 балага исәпләнгән 3 катлы мәктәп бинасында нибары 39 бала гына укый. Бүгенге сүзебез – бу гайре табигый хәлнең сәбәпләре турында.

Мондый хәлгә китергән сәбәпләрнең иң мөһиме – Мәскәүнең урбанизация сәясәте. Авылдан нибары 40-50 чакрым ераклыкта гына “Авиастар" очкычлар төзү корылмасы төзелә башлавы бу авылның да биленә балта чапты. Биниһая олуг төзелеш тирә-як татар авылларының яшь буынын бөтенләй диярлек суырып алды. Булачак завод янында “Новый город” исемле тулы бер шәһәр пәйда булды.

Иске Кызылсу гына түгел – Чардаклы районының Енганай, Колмаюр, Абдулла, Ертуган, Уразгилде авыллары да зыян күрде бу төзелештән. Әлеге хәл татар-чуаш-мукшы авылларына җеназа уку булып чыкты. Ә урыс авылларында болай да кеше калмаган иде инде.

Нәтиҗәдә авыл халкының күпчелеген пенсионерлар тәшкил итә. Рәсми рәвештә Татарское Урайкино дип аталучы Иске Кызылсу авылы урамында бер төркем агай-эне өйлә намазы алдыннан гәпләшеп утыра. Авылдагы вәзгыятьнең сәбәпләрен хакимияттән күрә алар:

"Идарә утырышларына безне чакырмыйлар да. Җир пайларыбыз алар кулында булса да", "Дәүләт бер тиен дә ярдәм итми. Хакимияткә бу авыл кирәкми дә. Күмәк хуҗалыкка техника бирмиләр, ә үзебезнең көч белән генә күтәрә алмыйбыз", дип әйтә авыл картлары.

Шул ук вакытта үз көчләре белән авылны күтәрә алмаганнарына уфтана: "Хәзер бит көрәк белән эшләмиләр. Комбайны гына 8 миллион тора. Безнең фермабыз да алай тормый. Бурычыбыз – 12 миллион. Корылык булмаса, без әле беркадәр яши алыр идек", диләр.

Сез бит пенсиядәгеләр инде. Ә яшьләр нишли?

– Нишләсеннәр инде – урамда йөриләр.

Аларны кем тәрбияләгән соң шулай итеп, сездәй өлкәннәрдән башка?

– Хөкүмәт инде. Ельцин бабай вакытында бозылып калдылар. Эш хакы түләмәделәр, чөнки эш юк иде. Күрше авылларда шыр исерекләр селкенеп йөриләр урамнарда. Ә безнең авыл ярыйсы гына әле. Ике мәчетебез эшли. Сәдака бирәбез, ураза тотабыз.

Путин һәм башка Мәскәү түрәләренең эше нәтиҗәсе бу. Шәһәрдә яхшы шартлар тудырып, авылны таладылар.

Хакимият тарафыннан файда түгел – зарар гына күрәбез. Үзебез мүкәлибез дә бит. Сөт саусаң, бик арзан хакка сатып алалар. Кибеттә, мәсәлән, сөтнең литры 31 сум, ә бездән 8 сумга гына алып китәләр.

Ә үзегез сата алмыйсызмы?

– Юк, безгә мөмкинлек бирмиләр. Түрәләрдән тора барысы да. Урманыбызны бөтенләй урлап ташып бетерделәр. Элек Татарстаннан килеп сатып алалар иде. Авылга да файдасы бар иде. Хәзер шәхси хуҗага бирделәр дә, урлап бетерделәр. Сөйләсәң күп инде, ул йөрәккә тия торган нәрсәләр. Нишләп тә булмый. Шундый заманага килдек: ельциннар, гайдарлар безне шушы сазлыкка төшерде.

Кызылсу казлары сусыз интегә
Монысы – картлар зары булды. Мәчеттә мөәзин вазифаларын башкаручы Әхтәм хәзрәт тә авылның чәчәк атып яшәгән чорларын искә төшерде:

"1990 елларга кадәр күрше Татарстанның Рәҗәп авылында туып үскән Ногман Хәҗипов күмәк хуҗалык рәисе булып эшләгәндә, бу авыл, районда гына түгел, өлкә күләмендә дә иң уңганнардан санала иде. Җиң сызганып авылны баетты, ямь өстәде рәис. Төзелешләр генә түгел, казлар өчен махсус күл ясатты, анда балык үрчетә башлады, елга-күлләрне тазартты.

Тик менә ул вакытта парторг булып эшләгән Мохтар Галиуллов, үз әшнәләре белән сөйләшеп, аны кудыртты. Хәтта киткәндә әйберләрен төяргә машина да бирмәде. Югыйсә, Ногманны халык бик ярата иде, чөнки үзе дә бик тәртипле, тыныч кына сөйләшә дә иде".

Әхтәм хәзрәт белән ризалашмый да булмый. “Өмет” газетының чыга башлаган вакыты гына иде. Әлеге каршылыклар турында газетта да бер язма чыккан иде. Тик файдасы булмады. Ни әйтсәң дә, Мохтар – партия вәкиле. Коммунистлар партиясенең таркалуы алда иде әле. Халык та уңган - булган рәисне саклап кала алмады.

Хәзер Мохтар Галиуллов Яңа шәһәрдә яши ди. Авылда күренгәне юк икән. Ә халык үзенчә яшәргә тырыша. Авылның якты киләчәгенә әле дә өметләнә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG