Accessibility links

Кайнар хәбәр

Химки урманы аша юл төзүнең дәвам итүе әйтелә


Химки урманы аша Мәскәү-Петербур юлын төзү вакытлыча тыелса да, төзелеш эшләре дәвам итә.

Бу хакта “Химки урманын яклау” хәрәкәте башлыгы Евгения Чирикова белдерде. Аның әйтүенчә, хәрәкәт вәкилләре төзелеш эшләренә комачауларга җыена.

Август ахырында юл төзү өчен Химки урманын кисүгә каршы киңкүләм каршылык чараларыннан соң Русия президенты Дмитрий Медведев төзелешне туктатып торырга кушкан иде.
XS
SM
MD
LG