Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:53

Белградта гей-парадка каршы көчләр белән бәрелешләр булды


Сербия башкаласында меңләп кеше катнашында гей-парад үтте.

Анда катнашучыларны саклау өчен урамга биш меңләп полиция хезмәткәре чыгарылды.

Парадка каршы чыгучы уңчы радикал төркемнәр белән полиция арасындагы бәрелешнең берничә сәгатькә сузылуы хәбәр ителә.

Махсус көчләр бүлегенә һөҗүм нәтиҗәсендә сиксәннән артык полиция хезмәткәре яралаган, аларның икесе авыр хәлдә. Уңчы радикаллар ягыннан да яраланучылар бар.

Футбол җанатарлары да булган зур төркем полиция хезмәткәрләренә ташлар һәм яндыргыч шешәләр аткан.

XS
SM
MD
LG