Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:24

Миркасыйм Госманов арабыздан китте


Миркасыйм Госманов белән саубуллашу 12 октябрь Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында үтте. Олуг галим Казанның Иске татар зиратында җирләнде.


Татарстанның фән дөньясы гына түгел, ә киң җәмәгатьчелек тә Миркасыйм Госмановның вафатын зур югалту дип белдерә.

Татарстан фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина сүзләренчә, татар һуманитар фәнен уңай якка үзгәртүгә өлеш кертүче арабыздан китеп бара.

“Миркасыйм Госманов үзе белән бергә һуманитар фәннәр өлкәсендә тулы бер дәверне алып китеп бара. Ул XX гасыр уртасында татар һуманитар фәнен үзгәртүгә үзеннән искиткеч зур өлеш кертте. Ул фәнне чыганаклар нигезендә үстерергә һәм чыганакларны кайтару кирәклеген ассызыклады. Гомерен аларны барлауга, туплауга һәм фәнни әйләнешкә кертүгә багышлады.

Фән белән шөгыльләнү аның өчен намус эше иде. Үзенең хезмәтләре белән Миркасыйм Госманов һуманитар фәннәрнең үсү юлларын билгеләп килде. Мин XXI гасырда һуманитар фәннәр шушы перспективалар буйлап үсәр дип уйлыйм”, ди Дания Заһидуллина.

Миркасыйм ага узган елның июнь башында 75 яшьлек юбилее вакытында “Азатлык” радиосына биргән әңгәмәсендә “татар кебек күпләп кулъязма, китап язган халыкны табу бик читен”, дигән иде.

“Мин үземнең тормышымдагы зур табыш итеп фән өлкәсендәге юнәлешне таба алуымны исәплим. Юнәлешем исә, халкыбызның рухи һәм язма мәдәниятенә багышланган. Ә бу өлкәдә аерым-аерым конкрет табышлар бар. Алар киләчәктә дә булачак.

Чөнки бер хикмәт бар. Татар халкы бик күп халыклардан язуга, белемгә, гыйлемгә мөкиббән киткән халык буларак аерыла. Русиядә генә түгел, ә дөньяда татар кебек күпләп кулъязма, китап язган халыкны табу бик читен”, диде Миркасыйм Госманов.

Туры сүз, җиренә җиткереп эшләү, һәр күренешнең һәм вакыйганың сәбәпләрен ачыклап аларны дәлилләү – болар барысы да Миркасыйм агага хас сыйфатлар иде, ди галимнәр.

Миркасыйм Госманов Русиядәге милли вәзгыятьнең дә, илдәге сәясәтнең дә дөрес түгеллеген ачыктан-ачык итеп әйткән кеше.

“Минемчә, менә шулай билгеләнгән план белән барса, Русияне әйбәт нәрсә көтми. Торгынлык барлыкка киләчәк һәм ахыр чиктә бу мәсьәлә конфликтлар белән хәл ителәчәк. Аның өчен халыкның ризасызлыгы бераз өлгереп җитәргә тиеш. Хәзер дә аның кайбер сыйфатлары күренә башлады.

Әнә Ерак Шәректагы каршылык чаралары, Мәскәү һәм Питербурдагы урам йөрешләре очраклы түгел. Хикмәт шунда, бездә демократик җәмгыять төзибез дип, беркадәр анархистик җәмгыять булдыруга таба киттек”, дигән иде галим.

Кулъязмалар һәм чыганаклар атасы

Миркасыйм Госманов 1991 елдан бирле Татарстан фәннәр академиясенең академигы. 1984 елда аңа Татарстанның атказанган фән эшлеклесе дигән исем бирелә. 1963 елдан Казан университетында эшли. 30 ел буе Казан университетының археографик экспедицияләрен оештыручы һәм аларның җитәкчесе дә була. Миркасыйм ага җитәкчелегендә 9 мең кулъязма һәм меңъярым көнчыгыш телләрендәге иске басмалар табыла.

Галимнең хезмәтләре тарихи чыганакларны өйрәнүгә, XIII-XX йөз башы Идел-Урал буе төркиләре әдәбияты һәм мәдәнияте тарихына багышланган. “XVII-XVIII йөзләрдә татар тарихи чыганаклары”, “XIV-XVI йөзләрдә Җүчи Олысы ярлыклары”, “Кулъязмалар эзеннән. Археограф язмалары” һәм башка хезмәтләре бар.

Миркасыйм Госманов Будапешт, Вена, Каһирә, Истанбул, Тәһран һәм шулай ук элекке Советлар Берлегенә кергән зур шәһәрләрнең китапханәләрендә эзләнеп, Идел буе Урта гасырлар тарихына караган язма истәлекләрне табып, аларны фәнни әйләнешкә кертә. Монголларга кадәр Болгарда медицина хезмәтләре язган Таҗетдин Болгари хезмәтләрен таба.

Галим 400дән артык фәнни хезмәт бастырган. 50дән артык китап һәм фәнни эзләнүләр аның редакциясендә чыккан.

Миркасыйм Госманов 1997-1999 елларда Русия фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү җәмгыятенең президенты була. Язучылар берлеге әгъзасы, татар телен һәм мәдәниятен үстерү өчен оештырылган “Җыен” вакыфы рәисе. Казан тарихын өйрәнгән һәм аның салына башлаган вакытын ачыклауда үзеннән зур өлеш керткән галим. Башкаланың шәрәфле кешесе.

Төркичелек һәм тарих өлкәсендәге хезмәтләре өчен 2007 елда даими рәвештә эшләүче Халыкара алтайны өйрәнү конференциясенең (PIAC) алтын медале белән бүләкләнә. 2008 елда Ислам конференциясе оешмасының Ислам тарихын, сәнгатен һәм мәдәниятен өйрәнүче тикшеренү үзәгенең (IRCICA) лауреаты була.

Күренекле язучы, әдәбият белгече һәм тарихчы-галим 1934 елның 31 маенда Көнбатыш Кытайның Голҗа шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. Голҗа Кытай Төркестанында Элә (Или) елгасы буена урнашкан. Хәзер Голҗа Элә вилаяте мәркәзе, Шөнҗан-Уйгыр автономияле районына керә.

Миркасыйм Госмановның бабалары чыгышлары белән Казан арты төбәгеннән була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG