Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстанда көймә батып 37 кеше һәлак булды


Һиндстанның көнчыгышында Бихар штаты янында кичә кич бер көймә батып кимендә 37 кеше һәлак булды.

Бүген бу турыда Һиндстан хакимиятләре хәбәр итте.

Ун кеше югалган дип санала. 30 кешелек көймәгә илледән артык кеше утырган булган.

Корбаннарның күпчелеге эштән кайтучы авыл халкы. Югалганнарны эзләү дәвам итә.
XS
SM
MD
LG