Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:48

Бу көннәрдә Казан яшьләренең “Фикер” милли клубында “Татар халкының азатлык өчен көрәше” дип исемләнгән кичә булды. Чарага тарихчы Нурулла Гариф чакырылган иде.

Очрашуга утызга якын татар яшьләре килде. Аларның күбесе – Казанның югары уку йортларында белем алучы төрле районнардан килгән студентлар, укуны тәмамлап, эшләп йөрүчеләр һәм милли хәрәкәттә катнашучылар иде.

Дәүләтле булуның өч ысулы

“Фикер” клубын оештыручы Наил Нәбиуллин кичәне татар халкының тарихын берничә сүз белән искә төшереп, башлап җибәрде. Һәм сүз кунакка бирелде. Нурулла Гариф башта дәүләтле булуның өч ысулына тукталды.

Нурулла Гариф
“Дәүләтсез халык өчен иң уңайсыз ягы шунда – ул үз теле, гадәте, дини үзенчәлекләре белән яши алмый, чөнки яулап алган дәүләт гадәтләре нигезендә яшәргә мәҗбүр ителә. Бу элек бигрәк тә шулай булган. Урта гасырлар – кыргый гасырлар ул. Анда бернинди демократия дә, халыкны аңлау да, кешене кешегә санау да булмаган.

XX елларда тормыш үзгәрә, халык фиркаләр төзи башлый. Сугыш белән яулап алу ысулы артка таба чигенә. Дәүләтен югалткан төрле халык төрлечә көрәшә.

Мәсәлән, кытайларны кемнәр генә яулап алмаган, ә халык саны күп булу сәбәпле, яулап алучылар да кытайлар янында кытайга әйләнгән. Алар йә китәргә, йә шул халык арасында эреп, аларча яшәргә мәҗбүр булган. Димәк, беренче ысул – халык санын арттыру.

Икенче юл – сугыш юлы. Аны чеченнар сайлаган иде, шулай итеп алар барыбер үзләренекен алды. Үзләре хыялланганнан да бәйсезрәк булдылар. Чөнки бүген Русиянең күп икътисади ресурслары шунда китеп бара. Чечняда тиз рәвештә халык саны арта һәм киләчәктә алар яңа зур үзгәреш кичерәчәк, үзләренә зур мөмкинлекләр ачачак.

Өченче юл – халыкара нигезләмәләргә таянып, референдум юлы белән дәүләтне кайтару”, дип сөйләде Нурулла Гариф.

Ул Советлар Берлеге таркалгач, кайбер дәүләтләрнең уйламаганда да бәйсез булып, бүген дә бу халәтне тиешле дәрәҗәдә куллана белмәүләре турында әйтте. Тарихчы бүген барысына да әзер булып торырга киңәш итте.

“Без инде Русиянең уртасындарак, әмма дөнья без теләгәнчә дә, Русия президентлары теләгәнчә дә бармый. Дөнья һәрвакыт үзгәрештә. Шуңа күрә, бүген үзеңне сакларга кирәк. Үзеңне, гаиләңне, балаларыңны сакларга, халкың өчен хезмәт итәргә кирәк. Татар халкы өчен дә форсат туачак. Аңа ерак та калмый, шул сәбәпле моңа әзер булырга кирәк.

Бүген, сез беләсез, Русиядә бернинди икътисади үсеш тә, рухи үсеш тә юк, демографик хәл бик катлаулы, халык саны бик тиз кими. Инде халыкның руслашканы руслашты, руслашмаганы калды. Кире тенденция дә бар – элекке Советлар Берлегенә кергән дәүләтләрдә русларның саны бик тиз рәвештә кими. Бу – физик кимү генә түгел, алар да яраклаша”, диде Нурулла Гариф.

Ул русларның башка халыклар арасында яшәү менталитеты булмавы, ә безнең халыкның гасырлар буе башкалар арасында яшәп тә, үзен саклап кала алуын билгеләп үтте. Мисал итеп, русларның Европага китеп, тиз арада европалашу һәм американлашуын әйтте.

“Татар егетләрнең урыс армиясендә хезмәт итүе кануни түгел”

Кичәдә хәрби хезмәткә алыну мәсьәләсе дә күтәрелде. Нурулла Гариф бу эшнең дөньяви кануннарга туры килмәве турында әйтте.

“Дөньяви кануннар нигезендә, без колониаль халык. Ә дөнья кануннарында колониаль халыклар хезмәткә алынырга тиеш түгел. Безнең егетләрнең армиядә хезмәт итүләре кануни түгел”, диде ул.

Казанны яулап алу чоры, Явыз Иванның ул вакытта әле яшь булып, “курчак” ролен генә үтәве турында да сүз кузгатылды. Бу мәсьәләдә дини идеологиянең зуррак роль тотуы билгеләп үтелде. Шуңа күрә, яулап алынгач та христианлаштыру башлануы турында әйтелде.

Тарихчыга: “Ә бәлки бу көрәшне татар белән урыс, мөселман белән православ дигән өслектән азат итеп, Казан белән Мәскәү арасындагы сәяси көрәш дип кенә карарга кирәктер?” дигән сорау да бирелде.

“Әйе, дини дип сөйләү дә бер сәбәп кенә инде. Урта гасырларда татарлар да чын мөселман булмаган бит. Анда исемнәр дә дини түгел. Дин – югары катлам сәясәте генә булган ул. Гади халыкта көчле динилек булмаган, алар да күбрәк корсакны гына кайгырткан”, дип җавап бирде Нурулла Гариф.

"Фикер" милли клубында

“Хәзерге Башкортстан татарлары – Арча халкы ул”

“Сугыш, күпләр уйлавынча, 1552 елда гына бетмәгән, тагын 4-5 ел барган бит әле. Ул бер дә туктап тормаган, 1957 елга кадәр сугышканнар. Бу -- безнең өчен Ватан сугышы булган. Бу турыда күбрәк сөйләшәсе иде”, диде “Фикер” клубы әгъзасы.

“Казан ханлыгы чорыннан барлыгы 297 кабер ташы сакланган. Аларның таралышы Берсуттан алып Балтач районына кадәр. Шул чорда да Казаннан 40 км читтә бер халык та калмый. Документлардан бер сугышта гына да 15 мең хатын-кыз һәм балаларны Мәскәүгә озатылуы күренә. Шуңа күрә, монда халык калмый диярлек.

Мисал өчен, Арчада элекке Казан халкы яшәми. Аларны сөреп чыгаралар һәм Арча җиренә мариларны-чирмешләрне утырталар. Марилар -- урман кешеләре, алар җир эшкәртми, аларда җир тырнау гөнаһ санала. Шуңа күрә, керем булмагач, татарларны ул җирләргә кире кертергә мәҗбүр булалар. Ә Арча татарлары, Казан арты татарлары кайда? Хәзерге Башкортстан татарлары – шул Арча халкы ул”, дип сөйләде Нурулла Гариф.

Тарихчы 1581 елда Кырым ханы Дәүләтгәрәйнең Мәскәүне яндыруы, әмма бу турыда язарга рөхсәт ителмәве турында да әйтте. Китапларын чыгармауларыннан да зарланды ул.


“Марилар Казанны татарлардан да ныграк сакламадымы икән...”

Кичәдә тарихчының “Татар халкының азатлык өчен көрәше” дип исемләнгән китабы, аңа шикаять язучы Александр Овчинников турында да сүз кузгатылды.

“Ул шундый куркак кына бер егет, әмма аның артында рус җәмгыяте тора”, диде Нурулла Гариф.

“Фикер” клубы яшьләре татарның һәр 15 ел яңа яуга чыгуы турында язылган сүзләрнең дөрес булу-булмавы белән дә кызыксынды. Нурулла Гариф чынлыкта да һәр буынның яуга чыгуын әйтте.

“Әйе, һәр буын сугышкан. Ата-бабалары юкка чыккач, үтерелгәч, уллары үсеп җитә дә яуга чыга. Аларны кыралар, уллары үсә дә көрәшкә чыга. Бу шулай”, диде ул.

Сугышларда татарларның гына түгел, мари-чуашларның тоткан урыны турында да сорау күтәрелде.

“Үзем дә шаккатам, марилар бүген дә Казанны үзләренең башкаласы буларак кабул итә. Марилар Казанны татарлардан да ныграк сакламадымы икән, алар ахыргача көрәшкән бит. Чуашларны аңларга була, алар һәрчак Мәскәү явының юлында торган, аларны барганда да, кайтканда да талаганнар”, дип җавап бирде Нурулла Гариф.

Хәтер көнен җәдвәлдә билгеләү мөһимме?

Кичәдә башкортлар турында да сүз булды. Лидерларның тумавы, үзе артыннан ияртерлек кешеләр булмау мәсьәләсе дә күтәрелде. Татар зыялы катламының мөһимлеге турында да сүз кузгатылды.

“Йөзнең берсе генә зыялы булса да, халыкны тотып торып була. Бездә бит анысы да юк. Русның зыялылары бар, 80-90% халкы эчсә дә, 10%ы кала . Ә бездә 90% татар кешесе бай булса, аны 1 %ы да милли түгел”, диде Нурулла Гариф.

“Фикер” кичәсендә Хәтер көне мәсьәләсе дә күтәрелде. Аны 12се һәм 15е көненә билгеләү турында бәхәс купты.

Нурулла Гариф: “Эш көндә түгел, ә күңелдә. Кеше көненә 5 тапкыр намаз укыган кебек, көненә ун тапкыр үзенең балалары турында,чит дәүләттә яшәве турында уйланса бу таман гына булыр иде. Кешенең хәтере булырга тиеш, ваклыкларга бәйләнүнең кирәге юк дип саныйм”, дип әйтте.

Наил Нәби һәм Раил Имамов
Аңа каршы Хәтер көненең 12се булуын тарихи тикшеренүләр аша билгеләгән Раил Имамов бу эштә ваклыкларның булмавы, көннең дә төгәл булу тиешлеге турында сөйләде.

“Монда ваклыклар юк. Хәзер һәрнәрсә мөһим. Мин бу мәсьәләдә юкка гына егерме ел буе талашмыйм. Җәдвәлгә карагыз – балыкчы, бухгалтер көне, әллә ниндиләр бар. Хәзер анда урын да бетәчәк. Хәтер көненә дә берәр нәрсә билгеләп куюларын көтәбезме? 12 октябрьдә ел да чыгабыз чыгуын. Бу гадәт инде 1993 еллардан бирле бара. 15е дә киләбез килүен”, диде Имамов.

Татар халкының азатлык өчен көрәше турындагы кичә элек уздырылган Хәтер көннәренең фотоларын карау белән тәмамланды. Аларны Нурулла Гариф алып килгән иде.

“Фикер” яшьләре әлеге фотосурәтләрдә бүгенге милли хәрәкәтнең өлкән кешеләрен, алып баручыларын да, үз араларында булган яшьләрнең балачак вакытларын да күрде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG