Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маҗарстанда тагын агулы ташкын чыгарга мөмкин


Маҗарстандагы балчык ширкәте саклагычыннан яңа агулы ташкын чыгу көтелә. Саклагыч тирәсендә иминлек дивары төзелә.

Маҗарстанда балчык корылмасының зарарланган саклагычыннан тагын агулы матдә ташкыны чыгу куркынычы артканда, аның тирәсендәге авылларны һәм табигатьне саклау өчен 600 метр озынлыктагы дивар төзелә.

Төзелеш эшенә күпсанлы ихтыярилар да кушылды.

Җимерелгән саклагыч

Бер атна элек саклагычтан агулы кызыл сыеклык чыгып, тирә-юнь авыларга, табигатькә, сулыкларга таралды. Нәтиҗәдә, кимендә җиде кеше һәлак булды, йөздән артык кеше җәрәхәтләнде.

Саклагычтагы ярыклар зураю сәбәпле, хәзер аннан яңа һәм тагын да зуррак агулы ташкын чыгу куркынычы бар.

Маҗарстанның табигатьне саклау министры Золтан Иллес, алюминий җитештерү корылмасы тирәсендә дивар төзелешен тәмамлау өчен берничә көн генә кирәк, дип белдерде. Алдагы ике-өч көндә исә яңгырлар явып агулы матдә саклагычының дивары җимерелүне тизләтергә мөмкин. Иллес, аналитиклар исәпләвенә таянып, саклагыч диварындагы ярыкларның зурая баруын һәм ахыр чиктә аның шиксез җимереләчәген әйтте. Саклагычта исә 2,5 миллион шакмак метр агулы сыекча.

Узган дүшәмбедә чыккан беренче ташкыннан иң зур зыян Колонтар авылына килде. Яңа ташкын чыгу куркынычы сәбәпле, авылдагы бер меңләп кешенең барысы да иминрәк урынга күчерелде.

Тәнне яндыручы бу кызыл матдә өстәвенә әле нурланыш та чыгара. Шуңа күрә авыл халкы үз җирләренең һәм йортларының озак вакытка кулланышсыз хәлгә килүеннән курка.

Агулы сыеклык аккан Девечер авылы урамы

Каза урынына якын гына урнашкан Девечер авылында яшәүче Ено Һефлер: “Улымның ике аягы да пеште. Иртәгә аңа операция ясыйлар. Гомерем буе эшләгәннәрем юкка чыкты. Безгә ни булачагы турында берни әйтә алмыйлар. Минем хәлем аңлатып бирерлек тә түгел”, - диде.

Яңа ташкын чыккан очракта, бу авыл халкын тиз генә алып китәр өчен анда хәрби машиналар һәм махсус поезд көтеп тора.

Әмма саклагыч янында эшләүче белгечләр саклагычта калган сыеклыкның бер атна элек акканыннан куерак булуын һәм бер чакрымнан да ераграк тарала алмаячагын әйтә.
Шул ук вакытта узган атнада аккан сыеклык кибеп агулы тузан булып күтәрелә башлады. Бу тузанда сулышка зарарлы күп кенә авыр металлар бар. Шуңа күрә, ул тирәдәге халык саклагыч битлекләр һәм махсус күзлекләр киеп йөри.

Бүген Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан каза булган балчык ширкәте мөдиренең тоткарлануын белдерде. Ул шулай ук бу ширкәтнең вакытлыча дәүләт карамагына күчереләчәген әйтте.

Орбан әйтүенчә, каза өчен җаваплылар штрафка тартылачак.

XS
SM
MD
LG