Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель икътисад бүләге ике американ һәм бер британ галименә бирелә


Быелгы Нобель икътисад бүләге икътисадый сәясәтнең эшсезлеккә тәэсирен өйрәнгән ике американ һәм бер британ икътисад галименә бирелә.

Швеция фәннәр академиясе бүләкнең Питер Даймонд, Дэйл Мортенсен һәм Кристофер Писсаридеска бирелүен игълан итте.

Икътисад өлкәсендәге Нобель бүләген бирүче комитет рәисе Бертил Һолмлунд бу галимнәр өйрәнгән теорияләр хезмәт базары кысаларыннан шактый читкә чыга диде.

Нобель икътисад бүләген Алфред Нобел истәлегенә 1969 елда Швеция үзәк банкы булдырды.
XS
SM
MD
LG