Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Кавказда яшәүчеләр Грузиягә визасыз йөри алачак


Грузия Төньяк Кавказда яшәүчеләр өчен илгә визасыз керү мөмкинлеге булдыра.

Грузия тышкы эшләр министры урынбасары Нино Каландадзе әйтүенчә, президент Михаил Саакашвили инде шундый карар чыгарган һәм ул ике атнадан гамәлгә керәчәк.

Бу карар Төньяк Кавказ халыклары белән күптәнге бәйләнешләрне дәвам итү максатындагы чара буларак аңлатыла.

Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Төньяк Осетия, Кабарда-Балкар, Карачай-Чәркәс һәм Адыгейда яшәүчеләр Грузиядә 30 көн визасыз тора алачак.
XS
SM
MD
LG