Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фәридә Кудашева үз милләтенә бирелгән ханым иде"


Үз гомерен туган халкына, сәнгатькә багышлаган Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фәридә Кудашева арабыздан мәңгелеккә китте. Аның белән һәрчак элемтәдә торган Рафаэль Ильясов, Роберт Миңнуллин бу уңайдан тойгылары, истәлекләре белән уртаклашты.


Мәшһүр татар җырчысы Фәридә Кудашева хакында үз фикерләре белән уртаклашуын сорап, Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясовка мөрәҗәгать иткәч, Рафаэль абый бер мәл сүзсез торды. Бу югалту аны бик тетрәндергән. Ярты гасырдан бирле Фәридә Кудашева белән тыгыз хезмәттәшлектә булган Рафаэль Ильясов сүзләренчә, мәшһүр җырчы якты дөнья белән хушлашса да, аның җырлары мәңге яшәячәк.

“Ул татар халкы өчен бик яраткан, бик кадерле, бик хөрмәтле җырчы иде. Шундый кешенең арабыздан китүе бик кызганыч. Фәридә апа шәхсән минем өчен әнием кебек якын иде. Без аның белән 50 еллар буена аралашып яшәдек. Әле мин студент вакытта ук ул Казанга концертлар белән килгән вакытта, аның бер генә концертын да калдырмаска тырыша идем. Аның кабатланмас тавышы, моңнары, безнең тамашачыларга карата булган мөнәсәбәте гаҗәеп дәрәҗәдә җылы иде”, диде ул.

“Фәридә апа -- татар җырларын киң аудиториягә чыгарган кеше”

“Ул татар зыялылары, язучылар, шагыйрьләр, Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еники, Хәсән Туфан һәм башка шундый шәхесләр белән дус булып яшәде. Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова Фәридә апаның иҗатташ дуслары иде. Аның дөньядан китүе -- безнең өчен бик зур югалту. Уфага барсам да, хәзер Фәридә апага керәм әле дип ашкынып йөрүләр булмас инде. Фәридә апа белән кара-каршы утырып сөйләшүләр беркайчан да исемнән чыкмаслар.

Урыны -- җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Әмма аның җырлары озак еллар буена аның исемен яшәтәчәк. Фәридә Кудашеваның сәнгате радиода бервакытта да туктамаячак. Аның җырлары, моңнары, әйткән сүзләре һәрвакыт яңгырап торыр дип ышанасы килә”, диде Рафаэль Ильясов.

“Фәридә апа гомерендә беркайчан да үзенең татар кызы икәнен яшермәде. Сәяси хәл бәлки аңа кайвакытта иҗатында да, тормышында да кыенлык тудыргандыр. Әмма бернигә дә карамастан ул үзен татар кызы итеп хис итте. Аны безнең зыялы шәхесләребез ни өчен яраталар иде? Чөнки ул эчкерсез, үз милләтенә бирелгән ханым иде. Аның өенә килеп сез кайсы милләттән дип сорасалар, әлбәттә ул үзен татар дип яздырган булыр иде”, диде Рафаэль ага.

“Үкенечләре калды”


“Ул соңгы араларда еш кына хастаханәгә бара иде. Кәефе бик шәптән түгел иде. Зур планнары юк иде, әмма үкенечләре бар иде. Фәридә апа бүгенгә нинди үкенечләрегез бар дип сорагач, “Әй, Рафаэль, минем бик күп җырларым магнитофон тасмасына язылмыйча калды”, дигән иде. “Гомер буена җырлаган “Ашказар”ларны яздырып калдыра алмадым. Хәзер соң инде”, дип ямансулап әйткәне булды. Ул тормыш белән яшәде. Аның тормышка булган мәхәббәте олы яшенә карамастан зур иде”, диде Рафаэль Ильясов.

Бөек җырчы турында истәлекләр китабы хәзерли башлаган Роберт Миңнуллин көн аралаш аның белән телефон элемтәсендә торган. “Без аның белән 90 яшен ничек итеп уздыру турында хыяллана идек. Ни үкенеч -- Фәридә апаның йөрәге ике айга түзә алмады”, ди Роберт Миңнулин.

“Фәридә Кудашева гомере буе ике халыкка хезмәт итте”


“Гомер буе ике халыкка хезмәт итеп, гомер буе җырлап, моңланып, безне моңландырып яшәгән кешенең йөрәге әле дә түзем булган икән. Без аңа бәлки күз дә тидергәнбездер инде. Ул һәрвакыт кичәләрдә катнашты, очрашуларда үзенең фикерен әйтте. Бик күп истәлекләр сөйли иде. Хәтере искиткеч яхшы иде.

Аның һәрбер форсатка халык җырларыннан мисаллары бар иде. Ул һәр кичәдә яңа күлмәген, яңа эшләпәсен киеп, яшьләр кебек дәртләнеп йөри иде. Әмма Фәридә апаны озатырга туры килде”, ди Роберт Миңнуллин.

Дәүләт шурасы депутаты мәшһүр җырчының тууына 90 ел тулуны Татарстан һәм Башкортостанда иң зур дәрәҗәдә билгеләп үтергә кирәклеген ассызыклый.

“Татарстанда да, Башкорстанда да матурлап искә алу кичәсе уздырырга кирәк. Моны хәтта ике республика бергәләп тә оештыра ала. Хөкүмәт карарлары белән бу эшне һичшиксез эшләргә кирәк”, ди Роберт Миңнуллин.

Ул Фәридә Кудашеваның исемен Татарстанда мәңгеләштерүнең бераз четереклерәк булуы турында да әйтте. Моның төп сәбәбен җырчының Татарстаннан читтә тууына бәйләп күрсәтте.

“Фәридә Кудашеваны алыштырырдай кеше юк”


“Шуңа да карамастан Фәридә апа һәйкәлгә дә лаек. Зур, матур урамга аның исеме бирелсә дә, ул моңа лаек. Үзем аның турында истәлекләр китабы хәзерлим. Аны һичшиксез чыгарырбыз. Аның аудио, видео язмаларын тәртипкә китерергә кирәк. Әгәр теләк булса, максат булса, халкыбызны күтәрик дисәк, аның Фәридә Кудашева кебек бөек шәхесләрен күтәрергә кирәк. Ул -- бөек җырчы, ул -- бердәнбер. Аны алыштырырдай кешенең булганы да юк. Киләчәктә булырмы, анысын тик Алла гына белә”, диде Роберт әфәнде.

Фәридә Кудашева белән хушлашу 10 октябрьдә Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай бинасында үтте. Бөек җырчы белән хушлашуда Татарстан премьер-министры урынбасары мәдәният министры Зилә Вәлиева, Дәүләт шурасы депутатлары, фән, мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Азат Зиятдинов, Русиянең халык артисты Равил Шәрәфиев һәм башка зыялылар булган вәкиллек катнашты. Мәрхүмә Уфадагы мөселман зиратында җирләнде.
XS
SM
MD
LG