Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:05

Якшәмбе көнне җирле сайлауларда Русиянең Кремль тарафлы партиясе җиңү яулады. Фирка җитәкчеләре фикеренчә, әлеге нәтиҗәләр халыкның хакимияткә ышанычын күрсәтә. Ләкин күзәтүчеләр моңа аптырыйсы юк, чөнки нәтиҗәләрнең шулай буласын алдан ук чамаларга була иде дип саный.

Якшәмбе көнне Русиядәге 84 төбәкнең 77сенә җирле сайлаулар узды. Кайдадыр канун чыгару шураларына, шәһәр шурасына депутатлар, кайдадыр шәһәр мэрлары сайланды. Хәзергә булган мәгълүматлар нигезендә, премьер-министр Владимир Путин җитәкләгән “Бердәм Русия” фиркасе җиңү яулаган. Әгәр узган елның мартында сайлауда әлеге партиягә 50,58% кеше тавыш бирсә, быел ул сан 60% тирәсе.

“Бердәм Русия” партиясе тарафдарлары сүзләренчә, әлеге күрсәткечләр инде киләсе елга узачак Русия Дәүләт Думасы сайлавы алдыннан халыкның кәефен күрсәтә. Парламент спикеры, “Бердәм Русия” югары шурасы рәисе Борис Грызлов бу русиялеләрнең хакимияткә ышанычына ачык мисал булуын әйтте.

“Узган елгы сайлау белән чагыштырганда нәтиҗәләр югарырак булганны исәпкә алсаң, димәк соңгы дүрт-биш елда без барысын да дөрес эшләгән”, диде ул.

Коммунистлар икенче

Узган елның мартындагы сайлауларда күп төрле хәрәмләшүләр булганы әйтелгәннән соң, Кремль илдәге тавыш бирү системасына реформалар кертергә вәгъдә итте.

Коммунистлар фиркасе сайлауны тәнкыйть итә. Әмма Русия дәүләт телевидениесе партия җитәкчесе Геннадий Зюгановның бу юлы сайлаудан канәгать калу сүзләрен китерде.

“Барлык социаль катламнарның кызыксынуы югары булды. Безнең яңа күп яшь һәм көчле намзәтләр барлыкка килде”, диде ул.

“Бердәм Русия” партиясе күпчелекне тавышны җыйган саналса да, үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров бу юлы элек парламентта булмаган фиркаләрнең дә язмышына үзгәрешләр керүен әйтте.

“Әгәр 2010 елның мартында парламентка кермәгән өч партия җирле сайлауда 27 урын алса, әмма хәзергә инде алар 167дән дә азрак урын алмаячак”, диде ул.

Сайлаулар узганыннан гаделрәк булмады

Бу сайлаулар әле күптән түгел генә Русия төбәкләренең күбесендә булган янгыннардан соңгы вакытка туры килде. Ул чакта янгында авыллар янды, шәһәр халкы газлы һавадан интекте, авыл хуҗалыгы зыян күрүе бәяләрнең артуына китерде.

Кремль тәнкыйтьчеләре исә сайлау нәтиҗәләренә аптырарлык түгел дип саный. Чөнки моның өчен барысы да эшләнде.

Сайлауларны күзәтүче “Голос” бәйсез оешмасы җитәкчесе урынбасары Григорий Мелконянц бу сайлаулар узган елның мартныкы белән чагыштырганда гаделрәк булмавын әйтте.

«Без җирле бүлек комиссияләрендә сайлау урыннарын ачу вакытыннан нәтиҗәләр ясауга кадәр бер кочак хокук бозу технологияләренә тап булдык. Бу тавыш сатып алудан башлап, сайлау бюллетенен ташлауга кадәр”, ди ул.

Мелконянц сайлау алды кампаниясе барышында хакимиятнең басымы булуын һәм бәйсез намзәтләр теркәлә алмавын әйтә. Шулай ук тавыш биргән өчен кешеләргә акча түләү очраклары һәм моны чагылдырган видеоязмалар булуын сөйли.

“Голос” вәкиле сүзләренчә, Татарстанның һәм кайбер башка төбәкләрдәге өре ширкәт җитәкчеләре үзләренең хезмәткәрләреннән “Бердәм Русия” өчен тавыш бирүен таләп иткән. Мисал өчен Чаллыда КАМАЗ оешмасында эшләүчеләрнең сайлауга барганлыгын белү өчен, сайлау бүлегендә “Мин Чаллыны яратам” дигән махсус кәгазьләр биргәннәр. Һәм алар аны җитәкчегә тапшырырга тиеш булган.

Мелконянц әйтүенчә, Путин үз урынына Дмитрий Медведевны калдырганнан бирле сайлаулар уздыру тәртибенең яхшыруы күренми. Күпчелек халык президент булып Дмитрий Медведев торса да, чынлыкта идарәне Путин алып бара һәм 2012 елгы сайлауда ул кабат президент булырга тели дип саный.

XS
SM
MD
LG