Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбе һәм Самар думасына берәр татар үтте


Татарстан президентының Чиләбе татарлары белән очрашу вакытында. Сулдан уңга: Ринат Закиров, Рөстәм Миңнеханов, Михаил Юревич, Лена Колесникова
Татарстан президентының Чиләбе татарлары белән очрашу вакытында. Сулдан уңга: Ринат Закиров, Рөстәм Миңнеханов, Михаил Юревич, Лена Колесникова

Узган якшәмбе Русия төбәкләрендә үткән җирле сайлаулар нәтиҗәсендә Чиләбе һәм Самар думаларына татар оешмалары вәкилләре үтә алган.

Билгеле булганча, 10 октябрьдә Русиянең алты төбәгендә өлкә парламентларына, 14 төбәктә шәһәр шурасына сайлаулар, кайбер урыннарда шәһәр мэрларын сайлау булып үтте.

Чиләбе өлкәсендә өлкә кануннар җыелышын сайладылар. Тавыш бирүдә сайлаучыларның 46% катнашкан. Башка төбәкләрдә кебек, Чиләбе өлкәсендә дә “Бердәм Русия” фиркасе иң күп тавыш җыйган.

“Быел Чиләбе өлкәсендә, башка еллар белән чагыштырганда, иң тыныч сайлау үтте. Быелгы сайлауда беренче тапкыр бер шикаять тә булмады”, диде сайлау комиссиясе әгъзасы Геннадий Райков. “Бер шикаятьнең дә булмавы өлкәдәге халыкның тыныч холыклы булуына дәлил”, диде ул.

"Өлкә буйлап 2,2 мең сайлау бүлгесе эшләде. Барлык сайлаучылар саны 2.7 миллион иде. Шуларның 1.3 миллионы, ягъни, 46%ы катнашты. 2005 елдагы өлкә депутатларын сайлауда 48% катнашкан иде”, дип җиткерде өлкә сайлау комиссиясенең җитәкчесе Ирина Старостина.

Нәтиҗәләр шундый: Чиләбе өлкә парламентында 60 урынның 49ын “Бердәм Русия” фиркасе вәкилләре алачак. Барлык урыннарның 72%ы дигән сүз. Бер мандатлы бүлгенең 30ында да “Бердәм Русия” намзәтләре җиңгән. Тагын 19 кеше фирка исемлегеннән үткән.

Фиркаләр нисбәтеннән караганда, “Бердәм Русия” 56% тавыш җыйган, “Гадел Русия” – 15%, КПРФ – 11%, ЛДПР – 9%. Нәтиҗәдә, өлкә парламентында “Гадел Русия” һәм КПРФ фиркаләреннән дүртәр, ЛДПРдан өч депутат булачак.

Cайлауларга теркәү үткән җиде фирканең өчесе Өлкә кануннар җыелышына бөтенләй үтә алмады. Алар моның өчен кирәкле бусаганы уза алмады. “Яблоко” фиркасе 2,53%, “Русия патриотлары” – 1,52%, “Правое дело” – 1,2% кына тавыш җыя алган.

Моңа өстәп шунысын да әйтергә кирәк, Чиләбе өлкә татар конгрессының рәисе Лена Колесникова “Бердәм Русия” фиркасенең исемлеге белән Өлкә кануннар җыелышына депутатлыкка үтте. Өлкә татарлары моны зур казаныш буларак кабул итә.


Самар думасында да бер татар вәкиле

Миллионлы Самар шәһәре ике ай буена зур сәяси уеннарда кайнап алды. Самар шәһәренең түрәсе һәм шәһәр думасына депутатлар сайлау берьюлы узды.

Шәһәр түрәсе итеп “Бердәм Русия” байрагы астында барган Дмитрий Азаров сайланды. Сайлаучыларның 67% аңа ышаныч белдерде. “Гадел Русия” фиркасе әгъзасы, элекке мэр Виктор Тархов тавышларның 18% гына җыя алды.

Миннәхмәт Хәлиуллов
Шәһәр думасына 35 депутат сайланды. Шуларның берсе – коммунист, икесе – үзлегеннән баручылар, җидесе – “Гадел Русия” кешеләре. Калганнары – хакимият партиясеннән.

Утыз биш депутат арасында бер татар кешесе дә бар – Миннәхмәт Хәлиуллов. Миннәхмәт әфәнде Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтариятенең рәисе дә булып тора.

Милли хәрәкәтнең аксакалы Илгиз Кәлүч әйтүенчә, Хәлиулловның депутатлыгы Самар татар милли хәрәкәтенең дәрәҗәсен тагын да күтәрәчәк.
XS
SM
MD
LG