Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:58

Польшада машина бәрелешендә 17 кеше һәлак булды


Польшада микроавтобус белән йөк машинасы бәрелешендә 17 кеше һәлак булды. Кимендә бер кеше каты яраланган.

Җирле полиция әйтүенчә, каза сишәмбе иртән башкала Варшаудан 80 чакрым көньяктарак булган.

Каза сәбәпләрен ачыклау эшләре бара. Беренчел мәгълуматларга караганда, машина йөртүчеләрнең берсе томанга карамастан зур тизлектә барган булган.

XS
SM
MD
LG