Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:40

Русиядә әле генә узган җирле сайлаулар күңелдә янә аларның ил тәрәккыяте өчен чын мәгънәсендә принципиаль әһәмияткә ия булуы турындагы фикерләрне уятты. Әмма алар чын сайлау булырга тиеш. Әлегә исә күз буяу гына бар.

Русиядә гадәттә сайлаулар килеп җиткәнче сайлау турына бер тавыш та булмый диярлек. Президентлыкка, йә башка мөһим урынга 4-5 кандидат язылганын укыйбыз, аларның күпме акча әзерләгәнен беләбез, берничә мәртәбә телевизорда йөзләре күренеп китә - шуның белән вәссәлам!

Ә менә Америка Кушма Штатларында, мәсәлән, президентны һәр дүрт елга бер ноябрь аенда сайлар алдыннан, моңа әзерлек кампаниясе инде бер ел элек үк башлана. Ниндидер “caucus”лар (беренчел сайлап алулар) бара анда, “праймериз”лар уздыралар, телевизорлар, газеталар шул турыда сөйли. Нәрсә, сайлаудан башка аларның бүтән темалары юкмыни?

Эш шунда ки, Америкада конгрессменнарны, сенаторларны яки президентны чыннан да сайлап куялар. Бер ел буе кандидатларны "сыныйлар". АКШтагы ике куәтле партия - демократлар hәм республиканнар - башта президентлыкка кандидатны үз партияләре эчендә сайлыйлар. Аны төрле яклап тикшерәләр, ярты елдан күбрәк вакыт эчендә кандидатлар бөтен штатларны йөреп чыга, халык белән очраша.

Шуннан соң гына hәр ике партия үзләре эчендә сайлап алган 2-3 кандидатны билгели. Берүк вакытта халыкның уен, фикерен, теләген тикшерәләр. Ягъни, кайсы кандидат сайлаучыларга килешә төшә. Монысы «праймериз» дип атала. Ахырда һәр партиядән берәр кандидат торып кала. Шуннан соң гына, көз җиткәч президент сайлавы була. Әлеге ике кандидатның берсе президент булып калачак.

Ни өчен Америкада президентны шулай озак сайлыйлар? Чөнки халык анда чыннан да үз президентының яхшырак булуын тели.

Инде безнең илне алыйк. Бездә халык сайлауда яхшы президент, губернатор, мэр калыр, дип ышанмый да. Үзебез күреп торабыз, үз вакытында Владимир Путин президент эшеннән китәргә булды. Чөнки канун нигезендә шулай булырга тиеш. Монысы өчен аны мактарга була.

Ләкин икенче ягы бар: ул инде булачак президентның исемен әйтеп китте - "Дмитрий Медведев" диде. Ягъни билгеләп китте булып чыга. Хәзер инде март аенда булачак сайлауның мәгънәсе бар идеме? Юк. Аны уздырмасаң да була иде. Чөнки барыбер Медведев президент булып калачак иде. Халык сайлыймы аны, әллә сайлау комиссиясе шулай туры китерәме, барыбер. Шулай булды да - Медведев президент булып калды, чөнки Путин шулай кушты.

Америкада да 1960 елны Ричард Никсонны бездәге кебек кенә итеп президентлыкка “сайлатырга” уйлаганнар иде, ләкин халык Никсонны якын да китермәде, Кеннедины сайлады.

Бездә дә бар партияләр: “Бердәм Русия”дән башка ЛДПР, КПРФ, “Гадел Русия” hәм башкалар. Дөрес, соңгы өчесе күз буяр өчен генә ясалган. Алар да президентлыкка кандидатлар билгеләде. Менә шулай шул, билгеләде. Партияләрнең иң баш кешеләре үзләрен үзләре билгеләде. Партияләр эчендә Америкадагы кебек аяусыз сайлау булмады. Кыскасы, бездә демократиянең исеме генә бар, үзе юк. Ә демократиясез Русиядә тәртип hәм бигрәк тә гаделлек бер вакытта да булмаячак, тарих шуны күрсәтә.

Русия халкының начар гадәте бар: югарыда торган башлыкларны алла белән тиңли башлау. Соңгы йөз ел эчендә генә дә Русиядә андый "аллалар" күп булды: патша Николай Икенче дисеңме, Ленин, Сталин, Хрущёв, Брежнев... Хәзер инде Путинны да шулай күтәрү сизелә. Аны да чираттагы алла итәрбез микән?

Башлыклар үзләре дә алла булырга каршы түгел. Екатеринбурның «Областная газета»сын гына карагыз, гәҗит саен өлкә башлыгының 4-5 портретын күрәсез. Бу Россель губернатор чакта да шулай булды, инде Мишарин килгәч тә кабатлана. Баксаң, аның әле бер эш тә күрсәткәне юк. Ә дөресен әйткәндә, кызганыч ки, Русиядә хакимият башына иң яхшы кешеләр күтәрелми, чөнки бездә сайлау юк. Америкадагы кебек, кандидатның бар уңай һәм тискәре якларын ачыктан-ачык тикшергән чын сайлау юк.

Илдус Хуҗин
Красноуфимски шәһәре

Азатлыкның "Коментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG