Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәтер көнен билгеләүдә төгәллек мөһим"


12 октябрь Хәтер көненә халык елдан-ел әзрәк җыела
12 октябрь Хәтер көненә халык елдан-ел әзрәк җыела

12 октябрь (Иске җәдвәлдә 2 октябрь) – Казан ханлыгы яулап алынган көн. Әмма Казанда Хәтер көнен зурлап 15ендә үткәрәләр. Шулай да ел саен 12 октябрь көнне Сөембикә манарасы янына Казан очен сугышта шәһит киткән ата-бабалар рухына дога кылу оештырыла. Төгәл датаны белеп килүчеләр саны елдан-ел кими.

Хәтер көненә багышланган чара Сөембикә манарасы каршында үтте. Казан ханлыгын яклап шәһит киткән ата-бабалар рухына багышлап, Сәет хәзрәт Җәгъфәр һәм Зөфәр хәзрәт Галиулла догалар укыды, вәгазь сөйләде. Махсус Хәтер көненә дип бирегә килүчеләр нибары 15ләп кеше генә иде.

12семе, 15еме?

Хәтер көнен 12 октябрьдә үткәрү өчен көрәшүчеләрнең берсе, аны тарихи хронологиял фәненә нигезләнеп, тикшереп раслаган һәм инде 20 ел әлеге чарада катнашучы Раил Имамов бу көнне бигрәк тә төшенке рухта каршылады.

Ул Хәтер көненә килүчеләрнең елдан-ел кими баруы турында әйтте.

Раил Имамов
“Былтыр егермеләп идек, быел унбиш кеше калдык. Монда иң аянычы шулдыр – инде егерме елга сузылган бу сорауны һаман да тәртипкә кертмиләр.

Татар иҗтимагый үзәге җитәкчеләре тарафыннан ясалган хатаны электән үк әйтеп киләбез, фәнни белешмә кәгазьләре тапшырылды, барыбер үзләренчә эшлиләр. Мин моны татар халкына каршы провокация дип саныйм”, диде Имамов.

Ул Хәтер көнен ничек билгеләүләре, ни өчен дөрес дата – 12се икәне турында да әйтте.

“Иң беренче Хәтер көне, миңа мәгълүм булганча, 1988 елны үткәрелде. Зиннур Әһлиуллин оештыруында 2 октябрь көнне бер утырыш узды. 1989 елда, Иҗтимагый үзәк оешкач, бу истәлекле көнне яңа стильгә күчерергә кирәк диделәр. 13 көн куштылар да, 15е булып чыкты.

1992 елларда бу көннең ялгыш билгеләнүе, 12се булырга тиешлеге турында язылган мәкалә күрдем. Гасырлар узган саен стильләр арасындагы аерма үзгәрергә тиеш икән. Ленин-Тукай заманын алсак, ул – 12 көн, аңарчы – 11 көн, ә XVI гасыр, хан заманы турында сүз барса, ул аерма 10 көн тәшкил итә. Икегә унны кушасың – унике була. Гади генә нәрсә кебек бит инде.

Заманында мин дә ышанмаган идем, китаплар җыеп, айлар буе укыдым. Инде хәзер тарихи хронологиядән белгеч булып киттем. 1992 елда ук галимнәрдән, тарихчылардан Татар иҗтимагый үзәгенә 3 төрле белешмә кәгазе тапшырган идем. Кыскасы, 20 ел бара инде бу бәхәс”, диде Раил әфәнде.

Яшьләр Хәтер көнендә үз чараларын уздыра

Наил Нәбиуллин
“Азатлык” татар яшьләре берлеге Хәтер көне уңаеннан үз чарасын оештырган. Бу турыда әлеге берлекнең әгъзасы Наил Нәбиуллин болай диде:

“Хәтер көнендә, татар халкының дәүләтен югалткан көндә, “Азатлык” татар яшьләре берлеге “Хәтер тасмасы” дип исемләнгән чара оештыра. Без халыкка Татарстан байрагы төсендәге тасмалар таратабыз. Аның саны төгәл 1552 данә. Бүген аларны бөтен теләгән халыкка таратырга җыенабыз. Байрагыбыз төсендәге тасмалар – беренче чиратта, безнең дәүләтчелек символы”, диде Наил.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге Казанны яклап шәһит киткән ата-бабаларга һәйкәл кую мәсьәләсендә 1600дән артык имза җыйган булган. Алар президентка ачык хат язып, имзаларны тапшырыр алдыннан кәгазьләрнең юкка чыгуы турында да әйтте ул.

Бүген “Фикер” милли клубында да Хәтер кичәсе булачак. Кич белән, татар яшьләре җыелып, 1552 елның 12 октябрендә Казанны яулап алу турында сөйләшәчәк. Чарага кунак сыфатында Искәндәр Сираҗи, Зөфәр хәзрәт Галиулла һәм җырчы Исмаил чакырылган.

Татарлар нигә җыелмый?

Сөембикә манарасы янына җыелучылар 12 октяб рь Хәтер көненә кеше килмәүнең сәбәбен үзләренчә аңлата.

2000 елларда “Болгарлар” оешмасының рәисе булган Радик Әбүбәкер халыкның бердәм булмавын, кирәкле мәгълүматның таратылмавын әйтте.

“Халкыбызда бердәмлек юклыгын мәгълүмат җитмә үдән күрәм. Халыкка дөреслекне ишеттермиләр”, диде ул.

Әби-бабаларның рухларына дога укыган арада Кирмәнне күрергә, экскурсиягә килүчеләр дә бу көннең – Хәтер көне икәнен белеп китте. Актаныштан Казанны күрергә килгән 50ләп укучы өчен бу хәбәр яңалык булган.

“Актаныштан балалар Казан белән танышырга, Кирмәнне күрергә килгән иде. Кол Шәриф мәчетенә дә кердек, безнең көннең програмы бай әле. Сөембикә манарасын карарга килгән чакта, укучылар нинди чара уза икән, дип аптырашты. Балалар үз араларында “Сөембикәнең үлгән көнедер”, дип фаразлады.

Шулай да алар бүген Хәтер көне икәнен аңлап-белеп киттеләр. Бу аларның үзаңнарын көчәйткәндер, дип уйлыйм”, диде экскурсияне алып баручы кыз Резидә.

Хәтер көненә соңгарак калып килүче студент кыз Ләйсән Габидуллина уку һәм эш сәбәпле мондый чараларда катнашып булмавы турында әйтте:

“Хәтер көненең эш көннәрендә узуы – бик уңайсыз. Менә мин, мәсәлән, бүген 12гә кадәр укыдым, соңгарак калып килдем. Ә җомга көнне сәгать унда башлангач, килә алмыйм”, диде Ләйсән.

Кеше таралып өлгергәнче, Сөембикә манарасы янына җыелганнарга 2011 елга кесә җәдвәлләре дә таратылды. Анда Кабан арты мәчете төшерелгән. Җәдвәлдә 12 октябрь көне кара төс белән Хәтер көне дип билгеләп куелган.

Хәтер көненең зурлап, Татар иҗтимагый үзәге оештыра торган чарасы 15 октябрьдә Ирек мәйданында иртәнге сәгать 10да башланыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG