Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык авазы: Миңнехановтан ишетәсе килгән фикерләр


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасын тәкъдим итә, 13 октябрь, Казан
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасын тәкъдим итә, 13 октябрь, Казан

13 октябрь көнне Татарстан Дәүләт шурасы утырышында президент Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасын тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнехановның президентлык дәверендә беренче юлламасы булачагы турында күпләр ишетмәгән дә булган. Фикер белешүдә әнә шул ачыкланды. Шулай да кем белән генә сөйләшмә, алар Татарстан президенты авызыннан ишетәсе килгән фикерләрен яшермәде.

Динарга 24 яшь. Ул Казандагы төзелеш оешмаларының берсендә хезмәткәр булып эшли. Югары уку йортын бетергәнгә 3 ел узган. Динар беренче чиратта президент гади халык тормышына күбрәк игътибар итсә иде, дигән теләктә. Һәм шулай ук яшьләрнең бүгенге хәле турында да президентны борчырдай әйберләр бар дип белдерә.

- Мин үзем -- гади халык вәкиле. Мине фатир өчен түләүләрнең бүген һәм яңа елдан соң да әле тагын 1,5 меңгә артачагы нык борчый. Фатир өчен түләү кичә 3 мең сум булып килде. Яңа елдан соң күпмегә җитәчәген күз алдына китерәм.

Шулай ук президент авызыннан яшьләрнең көнкүреше, яшәеше һәм милли үзаңнарын арттыру турында да ишетәсем килә. Яшьләрнең үзләренең кичләрен ничек үткәргәннәрен барыбыз да беләбез. Аңа нык басым ясарга кирәк. Шуларны ишетсәм, бик рәхмәтле булыр идем.


Казан федерал университетында беренче курста укучы кыз башкалада соңгы елларда юллар рәткә китерелсә дә, шәһәр транспортының кулай булмавыннан зарлана.

- Транспортка игътибарны арттырырга кирәк, бигрәк тә автобусларга. Шулай ук җәяүле юлларына да игътибар кирәк. Анда чокыр-чакырлар күп булганга биек үкчә белән йөрү уңайсыз.

Казанда җәяүле юлларының, ягъни тротуарларның, җимерелеп беткән булуын бер ханым да искә алды. Ул пенсиядә, аңа 60 яшь. Гомере буе мәгариф тармагында эшләгән. “Казанда җәяүле юллары узган гасырның 60нчы елларында ук салынган булган, шуннан бирле төзекләндерелмәгән. Ә түрә-кара машиналарга утырып чапкач аларның хәлен бөтенләй белми”, ди ул.

Бу ханым Татарстанның соңгы вакытта Сингапурдан өйрәнүен хуплый, шулай да Европаны да онытып бетермәскә кирәклеген әйтә.

- Европа тәҗрибәсен алсак, анда ришвәтчелек бөтенләй юк, һәм ришвәтчеләр каты җавапка тартыла. Безнең дәүләтнең икътисады нәкъ менә ришвәт аркасында зур зыян күрә дә инде. Хәзер телевизордан да откатлар турында курыкмыйча сөйлиләр.

Иң башта ришвәтне туктатырга кирәк. Ә вак чиновникларны тотканнарын күрсәтеп уен-муен уйнамасыннар иде. Бик җаваплы урыннарда утыра торганнарны да тикшерсеннәр. Безнең президент бернәрсәдән дә курыкмый торган булсын иде. Халык президентка соклансын иде.


70 яшьлек бер галим дә республикага катгый тәртип кирәклеген әйтә. Шулай ук күп чараларны ул күз буяу өчен оештырылган шоу дип бәяли.

- Минем республикада хакимиятнең тәртип урнаштырырга теләве турында сүзләр ишетәсем килә. Мин курыкмаска тиеш. Алдарлар дип шикләнеп һәркемне дә тикшермәсәм иде. Ә бу шоу һәм рекламнар кешеләрне аздыра гына.

56 яшьлек Флорит республикада социаль торак програмнары булуга карамастан, гади халыкны фатир белән тәэмин итүне җайларга кирәк дигән карашта.

- Гади халыкка күбрәк игътибар кирәк. Эш белән тәэмин итсәләр әйбәт булыр иде. Торак мәсьәләсе дә игътибар сорый. Социаль ипотеканы җиңеләйтергә кирәк. Гади халыкка бик авыр ул. Хезмәт хакы бик аз. Фатир бәяләре хезмәт хакы бәрабәрендә түгел.

40 яшьлек мәгариф тармагында эшләүче бер ханым 2013 елда булачак Универсиада уңаеннан спорт корылмалары төзелүгә куанса да, аларда шөгыльләнү гади халык күтәрә алмастай бәядә ди.

- Бу спорт корылмаларына, беренче чиратта бассейннарга, бөтен кеше дә йөри алсын иде. Мәктәп яшендәгеләр өчен без түли алырдай абонементлар булсын иде. Айга 2 мең сум түләү бик кыйбат бит.

Музыка белгече Геннадий Макаровның президент Миңнеханов авызыннан милли мәдәниятнең киләчәге турында ишетәсе килә. Шулай ук башка төбәкләрдә яшәүче татарлар да аны үз президентлары итеп тоярдай сүзләр көтә ул.

- Бу юлламада безнең милли сәнгатькә, мәдәнияткә игътибар булыр дип ышанам. Шушы ярты ел эчендә дә президент тарафыннан игътибар булды. Мәсәлән, Екатеринбурда сөйләгән фикерләрен тыңлап горурланып утырдым.

Президентны Татарстанныкы гына түгел, ә татар президенты итеп тә күрәсем килә. Һәрбер милләтнең атасы була. Аны республикадагыларның гына түгел, ә бөтен татарларның да атасы итеп күрәсе килә. Татарлар кайда яшәсә дә үзләрен үги бала итеп санамаса иде. Минем менә ул хакта да ишетәсем килә.
XS
SM
MD
LG