Accessibility links

Диния нәзарәтендә Саматов укулары үтте


Беренче тапкыр оештырылган Саматов укуларында Русиянең төрле төбәкләреннән килгән дин әһелләре чыгыш ясады. Шулай ук “Халык күңелендә Габделхак хәзрәт” исемле китап тәкъдим ителде һәм аның исемен йөрткән беренче премия тапшырылды.

Дини җыен Корьән сүрәләре уку белән башланып китте. Аннан соң, килгән кунакларны сәламләп, Татарстан Диния нәзарәте җитәкчесе Госман хәзрәт Исхакый, Габделхак Саматовның улы, Таһир хәзрәт Саматов, Айрат хәзрәт Мөхәммәтҗанов, Татарстан хөкүмәте каршындагы дин эшләре идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиуллин чыгыш ясады.

Көннең икенче яртысында “Бәрәкәтле гамәлләр – соклангыч гомер”, “Гыйлемлекнең билгеләре”, “Татарстанда хәнәфи мәзхәбенең яңарышы”, “Татар дин әһелләренә хас булган чалма урау серләре” һәм башка темаларга нотыклар тыңланды.

“Саматов укуларының максаты -- рухи мирасны саклау”

Татарстан диния нәзарәте үзәк аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин бу укуларның максаты -- татар дин әһелләренең яшәешен өйрәнү, рухи мирасны саклап калу, дип белдерде.

“Укуларның кирәклеге шуңардан күренә: ул безнең мирасыбызны киләчәктә торгызу нияте белән уздырыла. Шул ук вакытта мин үзем мәдрәсә җитәкчесе буларак та әйтәм: рухи мирасыбыз мәдрәсәләрдә өйрәнелмәсә, дин әһелләренең яшәешен югалтырга мөмкинбез.

Әле безнең өйрәнелмәгән кулъязмалар, архивларда ята торган хәзинәләребез бар. Алар югалып бара. Менә шушылар югалмасын өчен бүгенге көндә мондый укулар уздыру зарур. Алла боерса, киләчәктә безнең шәкертләребез, галимнәребез ел саен шушындый укуларда катнашып, аның әһәмиятен һәм дәрәҗәсен күтәрерләр. Безнең киләчәгебез тагын да көчле булсын, дигән нияттән чыгып оештырылды бу укулар”, диде Ильяс Җиһаншин.

Беренче Саматов укулары кысаларында Габделхак хәзрәт Саматов турында бер мең данә тираж белән чыккан “Халык күңелендәге Габделхак хәзрәт” китабы тәкъдим ителде.

Ильяс хәзрәт сүзләренчә, бу китапны бастырып чыгару өчен күп көч куелган.

“Мөфти Таһир хәзрәт һәм Василә Рәхимова башлап йөрде. Әгәр бу эшне без кырыйга куеп калдырган булсак, 5-6 елга соңарган булсак, бик күп әйберне югалтыр идек. Китапка берничә мөфтинең һәм гади халыкның фикерләре, шулай ук Саматовны белгән кешеләрнең сөйләгәннәре кергән. Бу китапны тарихи китап дип тә әйтеп була. Аны фәнни яктан чыгып та бәяләп була. Киләчәктә бу китап тарихи хәзинә булып торачак. Аның әле дәвамы да булачак. 2нче китабы да дөнья күрәчәк”, диде Ильяс Җиһаншин.

“Рухи мирас” премиясе Самар мөфтиенә бирелде

Беренче Саматов укулары кысаларында Самар өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте рәисе Вәгыйз хәзрәт Яруллинга “Рухи мирас” премиясе тапшырылды. Ильяс Җиһаншин сүзләренчә, бу премия Русиядәге татар тарихына, татарның киләчәгенә үз өлешен керткән һәм киләчәктә дә зур хезмәт куячак дин әһелләренә бирелә.

“Премия безнең мирасыбызны, мәзхәбебезне һәм шул ук вакытта татар милли юнәлештә булган, шушы өлкәдә эш алып барган шәхесләргә биреләчәк. Ул кешеләр Татарстанда яисә Русиянең башка төбәкләрендә яшәсәләр дә, һичшиксез бу бүләкне алачак”, диде Ильяс хәзрәт.

“Әтием мәчетләрдә вәгазьләрнең татар телендә уздырылуын теләр иде”


Таһир Саматов
Җыен саф татар телендә барды. Габделхак Саматовның улы, хәзерге вакытта Ханты Мансийск автоном бүлгесе мөфтие Таһир Саматов, әтисенең фикерләрен искә төшерде, истәлекләре белән уртаклашты. Аның сүзләренчә Габделхак Саматов гаиләсендә һәрчак татарча сөйләшенгән. “Бүгенге көндә Татарстанның кайбер мәчетләрендә рус телендә вәгазьләр яңгырый башлады, моңа әтиегез ничек карар иде?” дигән сорауга Таһир Саматов болай диде:

“Әти исән булса, Татарстан мәчетләрендә вәгазьне тулаем татар телендә алып бару яклы булыр иде. Татар телен белмәүчеләр телне өйрәнергә тиеш, без үзебезнең ватаныбызда яшибез, үзебезнең фикеребезне фәкать татарча җиткерергә тиешбез. Фикерне аңламаучылар аңларга тырышырга тиеш, алар өйрәнергә тиеш, дип әйтә иде”, дип белдерде Таһир Саматов.

Габделхак Саматов укулары киләсе елларда да дәвам итәчәк. Аны хәтта Русиякүләм дәрәҗәгә күтәрү нияте дә бар.
XS
SM
MD
LG