Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:22

Гейтс: Азия-Тын океан төбәгендә низаглар иминлеккә яный


АКШ саклану министры Роберт Гейтс һәм Кытай саклану министры Лиаң Гуаңли

АКШ саклану министры Роберт Гейтс һәм Кытай саклану министры Лиаң Гуаңли

Көньяк-көнчыгыш Азия илләре берләшмәсенең саклану министрлары төбәктә иминлек турында сөйләште.

АКШ саклану министры Роберт Гейтс Азия-Тын океан төбәгендә җир һәм диңгез бүлешү низаглары иминлеккә яный дип кисәтте.

Гейтс Кытайны аерым атап әйтмәсә дә, еш кына мондый низаглар үзәгендә нәкъ менә Кытайның җир һәм диңгез дәгъвалары һәм ул диңгездә ул дәгъваларга бәйле агрессив гамәлләре тора.

Гейтсның бу белдерүе Һанойда Көньяк-көнчыгыш Азия илләре берләшмәсе ASEANга кергән ун илнең саклану министрлары җыенында яңгырады.

АКШ саклану министры “Кушма Штатлар һәрвакыт халыкара сулар аша үтү һәм анда эшчәнлек алып бару хокукыннан файдаланып һәм башкаларның да ул хокукларын яклап килде. Бу да, безнең беректәшләр һәм партнерлар белән уртак эшчәнлек һәм күнегүләр үткәрү теләгебез дә үзгәрмәячәк”, - диде.

Аерым алганда Гейтс Кытай ярларыннан шактый ерактагы һәм Вашингтон халыкара карамакта дип санаган суларга ишарәләде. Кытай исә ул суларны үзенеке дип исәпли.

Гейтс шулай ук Кытай тарафыннан үзләренә куркыныч яный дип исәпләгән һәм Пекиң белән дустанә мөнәсәбәттә калырга тырышканда да АКШның яклавына өметләнүче Азия илләренә тагын бер мәртәбә теләктәшлек белдерде.

Гейтс АКШның бу бәхәсләрдә бер якка да кушылмавын, әмма каршылыклы дәгъваларга халыкара күзлектән һәм күп яктан карарга кирәклеген әйтте. Кытай каршылыклы дәгъвалар булган һәр ил белән аерым икеяклы сөйләшүләр үткәрергә тели.

Бу дәгъвалар күп очракта стратегик әһәмияткә ия яки табигый байлыклары зур булган утрауларга бәйле.

Бу атнада Азия-Тын океан төбәгендәге кайбер илләрнең рәсмиләре Гейтска Кытайның бәхәсле сулардагы агрессив гамәлләре арта баруы турында зарланды.

Мәсәлән, узган айда Көнчыгыш Кытай диңгезендәге бәхәсле утраулар янында Япония һәм Кытай көймәләре бәрелешкәннән соң Япония кыска вакытка Кытай диңгезчеләрен тоткарлаган иде. Ул хәлләрдән соң Пекиң-Токио мөнәсәбәтләре бераз яхшырса да, Кытай белән Япониянең һәрберсе ул утрауларны үзенеке дип саный.

Кытайның Вьетнам белән низагы бар. Узган елдан бирле Вьетнам берничә мәртәбә Көньяк Кытай диңгезендәге бәхәсле урыннарда, шул исәптән Парасель утраулары тирәсендә үз көймәләренең һәм җиһазларының Кытай хәрби диңгез көчләре тарафыннан тоткарлануын белдерде.

Парасель утрауларына Тайвань дә дәгъва итә.

Шулай ук Тайвань, Филиппин, Малайзия һәм Бруней Спратли утрауларын бүлешә алмый.

Вашингтон Көньяк Кытай диңгезендәге мондый низаглар стратегик халыкара диңгез юлларына куркыныч тудыра ала дип борчыла. Кайбер күзәтүчеләр исә, Кытайның бу урыннарны дәгъва итеп яңа агрессив сәясәт башлавы сугышка китерергә мөмкин дип кисәтә.

Кытай исә бүгенге җыелышта күршеләрен тынычландырырга тырышып бу мәсьәләләрдә бергәләп эш итәргә теләвен белдерде.

Җыенда катнашкан Кытай вәкиле, генерал Лиаң Гуаңли үз чыгышында Кытайның төбәктәге хәрби гамәлләре саклану сәясәтенең бер өлеше диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG