Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда йөк очкычы казага очрады


Сишәмбе кич Әфганстан башкаласы Кабул янында йөк очкычы тауга бәрелеп җимерелде.

Кабул һава аланы мөдире Якуб Баграм әйтүенчә, очкыч Баграм базасыннан Әфганстандагы халыкара көчләр өчен йөк алып килгән булган.

Очкычтагы тугыз хезмәткәрнең язмышы билгеле түгел. Каза сәбәпләрен ачыклау эше бара.

XS
SM
MD
LG